Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуш киләсең, Кызыл Әтәч!

2016 ел да тарихка кереп бара. Көнчыгыш календаре буенча 2017 ел - Кызыл Әтәч елы. Ул безгә нәрсәләр вәгъдә итә соң? Әтәч канәгать булсын өчен Яңа елны ничек каршыларга? Әтәч - таң кошы, ул башкаларның да йоклап ятуын яратмый. 2017 ел тырыш, уңганнар өчен үсеш елы булачак, диләр. Бу кошның...

2016 ел да тарихка кереп бара. Көнчыгыш календаре буенча 2017 ел - Кызыл Әтәч елы. Ул безгә нәрсәләр вәгъдә итә соң? Әтәч канәгать булсын өчен Яңа елны ничек каршыларга?

Әтәч - таң кошы, ул башкаларның да йоклап ятуын яратмый. 2017 ел тырыш, уңганнар өчен үсеш елы булачак, диләр. Бу кошның гел игътибар үзәгендә булырга яратуы да сер түгел. Ул шулай ук көтелмәгән сюрпризлар ясарга ярата. Көязлеге дә һәркемгә мәгълүм. Ел хуҗасының күңлен күрер өчен үзебезгә дә бераз көязләнеп алу комачауламас.

Әтәч елы уңышлы, юмарт ел булыр, дип тә фаразлыйлар. Аннан соң, Әтәч - яңарыш символы икән. Димәк, киләсе елда һәркем тормышында ниндидер яңалык, үзгәрешләр көтә ала. Берүк алар яхшы үзгәрешләр генә була күрсен.

Әтәч - йорт җанлы, ялгызлыкны сөймәүче кош. Шуңа Яңа ел төнен үз өеңдә, туганнар, иң якын кешеләр белән бергә каршылау әйбәт. Каядыр барырга җыенсагыз да, бары гаилә белән генә барыгыз, аерым йөрмәгез, моны Әтәч өнәми, диләр.

Кунакларга бүләкләр әзерләсәң дә әйбәт. Кыйммәт булмаган, әмма файдалы, хуҗалыкта кирәкле әйберләргә өстенлек бирегез. Үз кулларың белән эшләнгән бүләк һәм сувенирлар бигрәк тә яхшы. Болай сез үзегезнең хезмәт сөючәнлегегезне күрсәтәсез, ә Әтәч бу сыйфатны бик хөрмәт итә.

Яңа ел каршылаганда нинди киемнәргә өстенлек бирергә соң? Узган елдагы сыман, быел да төп төс - кызыл. Шулай ук алсу, куе кызыл, чия төсләре дә бик кулай булачак. Сары һәм әфлисун төсләре дә бик килешле булыр.

Кыйммәтле бизәнү әйберләренә ктлгәндә, саграк булырга кирәк. Әтәч сакчыллыкны ярата, шуңа ул кыйммәтле һәм күп бизәнү әйберләрен өнәмәскә дә мөмкин.

Бәйрәм табыны нинди булырга тиеш дигәндә шулай ук Әтәчнең сакчыл кош булуын онытмаска кирәк. Әмма бу кош саран түгел. Димәк, табын мул, ризыклар туклыклы булырга тиеш. Өстәлдә төрле ярмалардан әзерләнгән азыклар, тозлаган әйберләр, яшелчәләрдән, яшел тәмлеткечләрдән салатлар, камыр ризыклары булса әйбәт. Ә менә тавык итен Яңа ел табынына куймасаң яхшы, диләр. Аның каравы, өстәлдә йомырка өстәп әзерләнгән салатлар һәм кабымлыклар булса, бу Әтәчне шатландырачак, өегезгә муллык китерергә ярдәм итәчәк, диләр.

Өстәлгә ит ризыклары, балык, җиләк-җимеш, чикләвекләр куегыз. Табынны бәләкәй әтәч һәм тавык фигуралары, шәмнәр белән бизәсәгез, шулай ук Әтәчнең күңелен күтәрәчәксез.

Бәйрәмнәрегез муллыкта, иминлектә, күңелле һәм матур үтсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев