Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңү көне алдыннан никахлашкан Айдар һәм Ландыш Галиевларга Азат итүче солдат һәйкәле янында “Георгий тасмалары” тапшырылды

 ​​​​​​​Базарлы Матак егете Айдар Галиев һәм Татар Борнае кызы Ландыш Зарипова бик истәлекле көннәрдә – Җиңү бәйрәме алдыннан өйләнештеләр.

 

Район мәдәният йортында урнашкан Никахлашу залында әти-әниләре, туганнары, дуслары катнашында законлы никахлары теркәлгәч, яшьләр Базарлы Матакның үзәк паркында булдылар. Аннан Айдар һәм Ландыш Азат итүче солдат һәйкәле янына килделәр. Ил азатлыгы, бүгенге имин тормышыбыз өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән якташларыбыз истәлегенә алар  һәйкәл итәгенә чәчәкләр салдылар.

Әлки районы ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина кияү белән кәләшкә “Георгий тасмалары” тапшырды. Ул Айдар һәм Ландышка бәхетле гаилә булып имин, тыныч тормышта яшәүләрен теләде. “Илебез күге һәрчак аяз булсын, булачак балаларыгызны иминлектә үстерергә язсын. Шушы матур киләчәк өчен кан койган, гомерләрен биргән җиңү солдатларын да онытмыйк, алар турындагы хатирәләрне саклап, аларга рәхмәтле булып яшик”,–диде Энҗе Хәлиуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев