Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иң үзенчәлекле исемле кыз паспорт алган

Россия көне алдыннан аның исеме бөтен илгә таралды.

Нижний Тагилда яшәүче Россия Шрамкова 2002 елның 10 июнендә туган. Россия көне алдыннан туганга күрә аңа игътибар тагы да арта. Кызга әлеге исемне әтисе сайлый. Ул төп герое Россия Счастливая исемле булган әдәби китап укыган була. Шуңа да ул "безнең тормышта ике Россия булсын" дип шушы исемгә туктала. ЗАГСта бу исемне ишеткәч, аптырашта калалар. Әти-әнисен һава суларга чыгарып җибәреп, ЗАГС хезмәткәре балага мондый исем бирү мөмкинме-юкмы икәнен ачыклап, берничә югары урынга шалтырата. Нәтиҗәдә, гаилә башлыкларыннан ни өчен бу исемне сайлауларын аңлатып гариза яздыралар. Баланың әтисе кыска итеп "патриотик максатта" дип яза.

Кызның исеменә шәһәрдә барысы да күнеккән инде. Аның бер генә кимчелеге бар: туган көннәренә гел бертөрле бүләкләр ясыйлар. Кызга бик еш флаг, герб бирәләр икән.

http://www.almet-rt.ru/tt/thebest/item/16180-i%D2%A3-%D2%AFzench%D3%99lekle-isemle-kyiz-pasport-algan.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев