Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Иң зур бүләк – буш тәлинкәләр”, - ди Әлки районыннан Лилия Сибәгатуллина

Аш-су әзерләүне үзләренең гомерлек профессияләре иткәннәр узган атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Бу бәйрәм тормышыбызга кергәнгә әле 16 гына ел. Ә бу язмабыз герое аш-су тирәсендә инде ике дистә елдан артык эшли. Сүзебез Базарлы Матак урта мәктәбе ашханәсе мөдире Лилия Сибәгатуллина турында.

Лилия бу профессияне очраклы гына сайламаган. Аның әти-әнисе Фарук абый һәм Кафия апа озак еллар Иске Чаллы пекарнясында эшләгәннәр. Үсмер чактан ул әти-әнисенә булышырга бара торган булган.

  • Кабынмый иза чиктергән озын-озын чи утын пүләннәре, җитмеш килограммлы он капчыклары, аларны озаклап иләп апара, камыр куюлар – бөтенесе бүгенгедәй истә. Хезмәте авыр булса да, нәтиҗәсе чын-чынлап канәгатьлек китерә иде. Яңа пешеп чыккан икмәкнең хуш исе бөтен тирә-юньгә тарала,  күңелгә тынычлык иңдерә, -дип хәтер сәхифәләрен актара әңгәмәдәшем.

Ул чактан бирле күп вакыт узган. Күп балалы гаиләдә үскән кыз балалар белән бәйле профессия сайларга ниятли, Чистай педагогика училищесында укып тәрбияче дипломы ала. Дөрес, тәрбияче булып озак эшләргә туры килми. Исәп-хисапка осталыгын, пөхтәлеген, төгәллеген, ә иң мөһиме – бөтен балаларны тәмле һәм сәламәт азык белән сыйларга теләвен һәм тырышуын (“Теремкәй” бакчасы мөдире декрет ялында булганда шул вазыйфада эшләп, әлеге күркәм сыйфатларын ача ул) күреп, аны район үзәгенең мәктәп ашханәсенә пешекче итеп чакыралар.

Ярты ел шунда эшләгәч, оештыру сәләтенә ия һәм балаларны бик яратучы кызны ашханә мөдире итеп билгелиләр. Хәзер Лилия җитәкләгән коллективта тугыз кеше эшли. Болар барысы да диярлек тәҗрибәле пешекчеләр, үз эшләренең осталары. Тәҗрибәле кулинарлар Фәния Фәйзуллина, Фәнүзә Закирова, Көлемсәр Гатина, әле бу көннәрдә генә лаеклы ялга киткән Рәмзия Гадиева хакында җитәкчеләре мактау сүзләре генә әйтә.

  • Безнең эштә иң мөһиме – технология карталарын, санитария-эпидемиология нормаларын һәм таләпләрен төгәл үтәү. Мәктәбебез бит районда иң зурысы. Көн саен ике ашханәдә 634 бала туклана. Балаларны ике тапкыр ашатабыз. Безнең бурыч – малайлар-кызларны тәмле һәм дөрес тукландыру, - ди Лилия.

Соңгы елларда балаларны тукландыру сизелерлек яхшырган. Бу ашамлыклар белән тәэмин итүнең конкурс системасы кертелү белән дә бәйле. Бәйгенең асылы да шунда, һәр җитештерүче үзенең сыйфатлы һәм сертификацияләнгән продукциясен кулай бәядән тәкъдим итә. Аңлашыла ки, аларның һәркайсы ашханәне яхшы азык-төлек белән тәэмин итәргә омтыла, чөнки бит киресенчә булганда аны сайламаячаклар гына. Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән республика программалары да зур роль уйный, билгеле. Быелдан башлап башлангыч сыйныфларның барлык укучылары бушлай туклана.

  • Кече сыйныфларда укучы бер балага республикадан 52 сум 85 тиен күләмендә дотация  килә. Мин эшли башлаганнан бирле бу әле беренче мәртәбә. Бу һәр ата-ана өчен зур ярдәм, - дип саный Лилия Сибәгатуллина.

Барлык бу яңалыклар үсеп килүче буынның сыйфатлы туклануына уңай тәэсир итә, дигән фикердә ашханә мөдире. Ул “Меркурий” ветеринария контроле программасын да, ашамлыкларны тендер ысулы белән китерүне дә күздә тота. Соңгысы экономияләнгән средстволарга балалар өчен өстәмә рәвештә яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алырга мөмкинлек бирә.

Шул ук вакытта пешекче хезмәте элеккечә үк катлаулы, ул зур игътибар, төгәллек һәм, билгеле, эшеңне яратуны таләп итә. “Кулы тәмле” дип халыкта пешекчеләр турында гына әйтәләр бит. Бу дөрес тә, бер үк ашамлыктан һәр аш-су остасы үзенә генә хас тәмле ризык хәзерли бит.

  • Лилия зур җаваплылык  хисенә ия. Ул пөхтә , чиста эшли, вакчыллык (мин моны яхшы мәгънәдә әйтәм) дәрәҗәсендә төгәл, - ди азык блогы мөдире турында мәктәп директоры Луиза Абдрахманова.

Мәктәпнең баш пешекчесе барлык ашамлыкларның бәяләрен яттан белә икән. Ә бит атланмай гына да аларда өч бәя категориясендә.

Иң мөһиме, балалар тук һәм сәламәт булсын, аларның ничек укуы да шуңа бәйле бит, дип исәплиләр мәктәп ашханәсе хезмәткәрләре. Шуны да әйттеләр: укучыларның иң яраткан ризыклары кәтлит, сосиска яисә терлек ите белән макарон  икән.

  • Ә пешекче өчен иң зур бүләк – балаларның буш тәлинкәләре һәм канәгать әти-әниләрнең рәхмәт сүзләре, - ди Лилия Сибәгатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев