83 яшьлек Наилә Алимова әлкилеләргә шигырьләр җыентыгын тәкъдим итте
Иҗади сәләте булган кешеләр һәрвакыт күңелдә якты хисләр тудыра.
Аларның кайберләре хис-кичерешләрен чәчмә әсәрләр аша бирсә, икенчеләр аны рифмага сала. Журнал һәм газеталардан без алар иҗаты белән танышабыз, әсәрләрне укып, рухи көч алабыз.
Шигърият ул – бер-берсенә ярашкан сүзләр җыелмасы гына түгел, ул авторның эчке дөньясы, уйлары чагылышы. Якташыбыз Наилә Алимова өчен дә шигырьләр тормыш көзгесенә әйләнә һәм язмышы белән бәйләнеш ала.
Һәрбер шигырьның үз тарихы бар. Шагыйрә, борчуларына мөрәҗәгать итеп, үзенең эчке дөньясын чагылдырган гаҗәеп образлар тудыра. Наилә Мөбин кызының беренче эшләрендә яшьлеккә хас кыюлык, эчкерсезлекне күреп булса, соңрак язылган шигырьләр тормышны тирәнтен аңлауны, күңел тынычлыгы эзләп бәргәләнүне дәлилли, кичергән авырлыкларны бәян итә. Авторның иҗаты белән якыннан танышкач, һәрбер яңа эшнең аның тормыш тәҗрибәсе нәтиҗәсе булуын аңлыйсың.
Мәхәббәт, югалту, өмет кебек кешене дулкынландырырлык хисләрне ул иҗаты дәверендә берничә тапкыр шигырь юлларына сала һәм һәрьюлы алар эчтәлеге белән дә берсен-берсе кабатламыйча, үзгә булып ачыла. Бу, Наилә апаның хисләрен ачып кына калмыйча, аның тәҗрибәсен искә алып, тагын да тирәнрәк уйланулары белән бәйле.
Наилә Алимова шигырьләрендә еш кына үзенең эчке борчуларын белдерә һәм алар, күпләрнең эчке кичерешләре белән уртак булганга, шигърият яратучыларны үз хисләре турында уйланырга мәҗбүр итә. Бар җәмгыять өчен әһәмиятле булган Ватанны ярату, гражданлык бурычы кебек төшенчәләрне яктырткан шигырьләр дә укучыларга якын.
Наилә Алимова 1941 елның 18 октябрендә Югары Әлморза авылында туа. Әйе, әтисе башка ир-атлар белән беррәттән Ватанны яклау өчен фронтка киткәч, якты дөньяга туа ул. Үсеп буй җиткәч, савымчы булып эшкә урнаша һәм гомер буе шул хезмәттә була. Яше шактый булуга карамастан, бүген дә ул актив хезмәтне ярата, шул ук вакытта иҗатка да шактый вакытын багышлый. Күптән түгел аның тиражы 70 нөсхә булган шигырьләр җыентыгы басылган. Бу китапка авторның Бөек Ватан сугышы, бүгенге көн вакыйгалары, балалар, гади авыл тормышы, халыкны һәм телне, тормышны яратуны яктырткан 165 шигыре кергән.
Иң беренче шигыре аның 1978 елда язылган. Район китапханәсендә узган очрашуда Наилә Алимова шул хакта да сөйләде. Ул көнне очрашуга шигърият һәм сәнгатьне яратучылар килгән, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре дә чакырылган иде. Наилә апаның өч кызы – әнисе шигырьләрен тыңлап үскән Айсылу, Ләйлә һәм Нәсимә дә очрашу кунаклары булды. Алар Наилә Мөбин кызының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, Ләйлә һәм Нәсимә җырлар да башкарды. Әлеге чыгышлар тыңлаучыларны тирән хисләр өермәсенә алып кереп китте.
Шигърият һәм көй – юнәлешләре төрле булса да, алар һәрвакыт янәшә атлый. Биредә үзешчән композитор, автор-башкаручы буларак әлкилеләр белгән Илнур Шаһалиевны да әйтеп китү урынлы. Чөнки ул Наилә Алимова шигыренә көй яза һәм ул җыр район хитына әйләнә.
Шигърияте белән тормышының тыгыз бәйләнештә булуы – Наилә Алимова иҗатының мөһим бер ягы. Шәхси тәҗрибә аша мәңгелек төшенчәләр турында уйлану осталыгы – аның иҗатының көче.
Хөрмәтле Наилә Мөбиновна! Без сезгә, әйләнә-тирә вакыйгаларына битараф булмаган йөрәгегез тибешен элеккечә ишетеп, тормышта борчыган мөһим хәлләр турында сөйләшүне дәвам итүегезне телибез. Озак еллар исән-сау булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев