Якташыбыз Алсу Нәбиева Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Рәхмәт хатына лаек булды
ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия кооперация университеты ректоры, якташыбыз Алсу Нәбиева дәрәҗәле бүләккә – Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Рәхмәт хатына лаек булды.
Алсу Рөстәм кызы, “Якташлык” җәмгыяте рәисе буларак, зур эшчәнлек алып баруы белән дә безнең өчен якын. Ул җитәкләгән хезмәткәрләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, районыбызның данлыклы шәхесләренең исемнәре мәңгеләштерелә, хезмәтләре барлана һәм, кәгазьгә төшерелеп, киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә.
Хөрмәтле Алсу Рөстәмовна, чын күңелебездән лаеклы дәүләт бүләге алуыгыз белән котлыйбыз! Алга таба да эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаиләгездә иминлек телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев