Яңа елга – Ак Барс Иминият белән
.
Яңа елга – Ак Барс Иминият белән
Ак Барс Иминият компаниясе 2006 елдан бирле иминият базарында ышанычлы позиция били һәм клиентлар, партнерларының заманча таләпләре һәм өметләренә, шулай ук җәмгыять һәм табигать каршындагы җаваплылыкка таянып үсеш кичерүен дәвам итә.
Компания 2016 елдан – Бөтенроссия иминиятчеләр берлеге әгъзасы. Җәмгыять уңай фараз белән «А-.ru» дәрәҗәсендә кредит рейтингы һәм «А.esg» дәрәҗәсендә ESG-рейтингына ия, бу компаниянең финанс ягыннан ышанычлы булуы һәм тотрыклы үсеш кичерүе хакында сөйли. Әлеге күрсәткечләр нәтиҗәсендә Ак Барс Иминият RAEX Рейтинг агентлыгы версиясе нигезендә ESG-рейтинглар буенча Россиянең 100 иң яхшы компаниясе исемлегенә керде.
Агымдагы елның ноябрендә Россия Банкы Ак Барс Иминият компаниясенә яңадан иминиятләштерүгә лицензия бирү турында карар кабул итте. Бу – иминият эшчәнлеге төрләрен үстерү һәм клиентларның милек мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итүгә омтылган компания өчен стратегик яктан мөһим адым.
Мәгълүматның ачыклыгын һәм үтемлелеген тәэмин итеп, Ак Барс Иминият компаниясе интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге сайтында ел саен финанс һәм финанс булмаган хисабын урнаштыра, бу кызыксынган якларга һәм клиентларга эш нәтиҗәләрен күзәтергә һәм активлар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә.
Устав капиталын 600 миллион сумга кадәр арттыру компаниягә иминият хезмәтләре исемлеген киңәйтергә ярдәм итә.
Иминиятләштерүнең классик төрләре (моңа сайтта рәсмиләштерү мөмкинлеге белән ипотеканы иминиятләштерү дә керә) буенча комплекслы хезмәт күрсәтү клиентлар ихтыяҗының киң спектрын колачларга мөмкинлек бирә.
Ак Барс Иминият компаниясенең иминият агентлары – үз эшен яхшы белгән белгечләр. Алар консультацияләр бирә һәм иминиятләштерүчеләргә һәрчак килешүләрнең срогын озайту турында үз вакытында искәртә, иминиятләштерүнең кулай шартларын, тарифлар һәм ташламалар сайлый.
Компания җәмгыять һәм әйләнә-тирә мохиткә карата мөнәсәбәттә социаль җаваплылыкны исәпкә ала. Тотрыклы үсешкә омтылып, сервис һәм ышанычлылыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итеп, компания клиентлар һәм партнерлар өчен кыйммәтләр булдыруга йөз тота.
Компания коллективы якынлашып килүче Яңа ел белән котлый, нык сәламәтлек, гаилә иминлеге тели һәм көтелмәгән хәлләрдән үз вакытында иминиятләштерүнең мөһимлеге хакында искәртә.
Хезмәтләр «АК БАРС ИМИНИЯТ» ҖЧҖ тарафыннан күрсәтелә, РФ Үзәк банкының 2019 елның 6 июнендәге СИ 3867нче лицензиясе, РФ Үзәк банкының 2019 елның 6 июнендәге СЛ 3867нче лицензиясе, 2024 елның 26 ноябрендәге 3867нче.Реклама.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев