Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Игорь Зәйнуллин: "Хәрби хезмәтнең “үземнеке” икәнен аңладым"

Яшьлек – тормыш дигән чиксез далада үз сукмагыңны сайлау, максат куеп, шуңа таба беренче адымнарны ясау чоры ул.

 

 

  Кемдер моны ансат кына хәл итә, ә кемдер ялгыша, юл башына кабат әйләнеп кайта, юнәлешен үзгәртеп карый… Шушы җаваплы чорны әйбәт кенә узса, киләчәккә ышанычы ныгый яшь кешенең, олылар әйтмешли, тазага баса ул. Язмышын армия белән бәйләгән Игорь Зәйнуллин бүген үзен әнә шулай ышанычлы хис итә, җирдә нык басып тора.

 

 …Ә бит язмыш бу егеткә карата нәни ча­гыннан кырыс булган: өч айлык вакытында әнисе үлеп, малай ятим кала. Ярый әле, туган тиешле апасы үз канаты астына сыендыра баланы һәм 13 яшенә чаклы тәрбияләп үстерә. Ә аннары Яшел Үзән малае безнең район­га килеп эләгә.

–Белмим инде, әллә үсмерлек чоры килеп җитеп, үзара аңлаша ал­маганнармы, апасы аны балалар йортына тапшыр­ган,–дип сөйли Игорьне опекага алып үстергән икенче әнисе Фәүзия Са­фина.

Шулай итеп, үсмер гаиләле була. Мәктәптә әйбәт укый, тыңлаучан, йомшак күңелле малайны яңа туганнары да, әнисе дә яраталар, якын итәләр. Тугызынчы сыйныфтан соң ул үзебездәге һөнәр училищесын тәмамлый, армиядә чакырылыш бу­енча хезмәт итә һәм ту­ган ягына түгел, Базарлы Матакка әйләнеп кайта.

 

– Армиядә рәхәт булды, барысы да ошады. Әйдә килешү төзе дә, кал тагын, дип кыстады команди­рым. Никтер икеләндем, бер ел хезмәттән соң әни янына кайттым. Эшкә ур­нашып карадым. Сизәм, юк, күңел киредән армиягә тарта. Мин инде хәрби хезмәтнең “үземнеке” икәнен аңладым, шун­нан соң килешү төзеп, кабат солдат киеме ки­дем, – дип сөйли кыска вакытлы ялга кайткан Игорь. Ул редакциягә дә кереп чыгарга, үзе кебек тормыш юлы эзләүче яшьтәшләренә киңәшләрен бирергә уй­лаган.

Төз, озын буйлы, хәйләсез ачык йөзле, елмаеп кына торучы егет белән шактый озак сөйләштек. Ул Самарада­гы артиллерия частендә хезмәт итә, радиотелефо­нист.

– Безне команди­рыбыз өйрәтә. Һәркөн күнекмәләр, дәресләр… Минем бурыч орудие ко­мандирына төгәл коор­динатларны хәбәр итеп тору,–диде Игорь.

Янәшәсендә үк як­ташлары Артем Евстигне­ев белән Даниил Захаров хезмәт итә икән, Татар­станнан егетләр күп ди частьләрендә. Әлерәк кенә Таҗикстанда команди­ровкада булып кайткан­нар, бик охшаган егеткә бу сәфәр. Гомумән, Игорь бүгенге тормышыннан канәгать. Яшел Үзәндәге апасы да хуплый икән энесенең хәрби хезмәтне сайлавын.

– Безгә мөнәсәбәт яхшы, офицерлар әйбәт, яшәү шартлары уңайлы. Ай саен диярлек ялга кайтып китәм. Әле менә энекәш тә кызыга, синең кебек хезмәт итәчәкмен дип әйтә. Хуплыйм. Бездә хәтта кызлар да бар, кайсы телефонист­ка, кайсы шәфкать ту­ташы… Армиядән кур­касы түгел, анда хәзер “ г р а ж д а н к а ” д а г ы д а н әйбәтрәк. Ә инде ошама­са, сине беркем бәйләп тотмый, теләсә кайчан килешүне өзә аласың,– дип кызыктыра Игорь.

…Менә шундый сукмак сайлаган үзенә бу егет. Ул аннан кыяр-кыймас кына атламый, ышанычлы адымнар белән бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев