Ике елга төрмәгә
Узган атнада юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары исерек килеш машина белән идарә итүче 2 кешене тоткарлаганнар. Аларның берсе шул ук сәбәп белән икенче тапкыр эләккән инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Бу кадәр җавапсызлыгы өчен аңардан 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф түләтергә яисә 2 елга кадәр төрмәгә үк утыртып...
Узган атнада юл хәрәкәте хәвефсезлеге инспекторлары исерек килеш машина белән идарә итүче 2 кешене тоткарлаганнар.
Аларның берсе шул ук сәбәп белән икенче тапкыр эләккән инде. Аңа карата җинаять эше кузгатылган. Бу кадәр җавапсызлыгы өчен аңардан 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф түләтергә яисә 2 елга кадәр төрмәгә үк утыртып куярга мөмкиннәр.
Атна дәвамында барлыгы 91 кагыйдә бозу очрагы теркәлеп, аларның бишесе алдан салынган штрафларны вакытында түләмәү белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев