Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ике  меңнэн артык әлкиле хезмәт кенәгәсен электрон вариантына өстенлек бирде

Хезмәт кенәгәсе  -  кешенең хезмәт эшчәнлеген алып баруын һәм хезмәт стажын раслаучы төп документ. 

Хезмәт кенәгәсенең кәгазь яки электрон вариантын сайлау хокукы һәр кемнең үз иркендә.
"Электрон хезмәт кенәгәсенең төп өстенлеге – документтан дистанцион рәвештә файдалану мөмкинлеге тудыру. Яңа эшкә урнашкан вакытта, электрон хезмәт кенәгәсеннән чыгарылма алып эш бирүчегә җибәрү дә җитә ", - дип билгеләп үтте Әлки районы Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галлямов. 
   Электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинеттан (www.pfr.gov.ru) яисә Дәүләт хезмәтләре порталыннан (www.gosuslugi.ru) алырга мөмкин.
Хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматлар күрсәтелгән электрон белешмәp df-форматта формалаша һәм Пенсия фондының төбәкара мәгълүмат үзәгенең көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана. 
Документны стационар компьютерда яки мобиль җайланмада сакларга, кирәк булганда бастырып алырга яисә  электрон почта аша җибәрергә мөмкин.
Электрон хезмәт кенәгәсе турында тулырак мәгълүмат Пенсия фонды сайтының шул исемдәге бүлегендә урнаштырылган (www.pfr.gov.ru).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев