Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илфат Сәмигуллин: Яз бәйрәме белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Илфат Сәмигуллин, Чиябаш авыл җирлеге башлыгы.

Һәркайсыбызның гомер башында кадерле әниләребез. Алар безне дөньяга китерә, төн йокыларын онытып, яратып-назлап үстерә. Алар тырыш, сабыр, акыллы, кешелекле булырга өйрәтә. Аннары укытучы апаларыбыз белем-тәрбия бирә. Тора-бара мәхәббәтебезне табып, гаилә корабыз, һәм сөекле хатыннарыбыз безгә ул-кызлар бүләк итәләр, тормышыбызда терәк булып,

һәрчак янәшәбездән атлыйлар. Ничек шундый олы, илаһи затларны хөрмәт итмисең дә, өзелеп яратмыйсың ди? Яз бәйрәме 8 Март моның өчен бик кулай сәбәп. Кадерле авылдаш ханымнар, хезмәттәшләребез, тормыш иптәшләребез! Сез туган ягыбызны ямьләндереп, авылларыбызны саклап яшисез, эшлисез, балалар үстерәсез. Боларның барысы өчен дә рәхмәт сезгә. Һәр яңа көн үзегезгә шатлык-куаныч бүләк итсен. Сәламәтлегегез нык, күңелегез тормыштан канәгать булсын. Гаиләләрегезгә иминлек, муллык телим. Яз бәйрәме белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев