Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илназ Баһ өченче улы өчен Гүзәлгә машина бүләк иткән! [+фото]

17 май көнне Гүзәл Идрисова белән улы Марсельне Чаллының бала тудыру йортыннан чыгардылар.

Өченче ул алып кайтканы өчен Илназ Баһ тормыш иптәшенә ак төстәге Range Rover машинасы бүләк иткән.
- Илназдан мондый зур бүләк көтмәгән идем. Ул сюрпризлар ясарга ярата. Шулай да бик сөендем, чөнки, беренче чиратта, машина балаларны йөртү өчен кирәк. Туган көнеңә дә бүләк, диде Илназ. Бүген Марсельгә исем куштырдык. Исемне безгә никах укыган Илназ хәзрәт Яхин кушты. Яшь булуына карамастан, ул - юмор хисле һәм укымышлы мулла, - диде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Идрисова. Моңа кадәр йөргән машинасын җырчы саткан булган.
Сюрпризлар әле моның белән генә тәмамланмаган. Гүзәл белән Марсель кайтуына, өйне шарлардан ясалган матур фигуралар белән бизәп куйганнар. Әлегә Гүзәл Идрисова Камил, Рамил, Марсель уллары белән Чаллыда әти-әнисе йортында яшәп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев