Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Илья Амуков: "Белгечлегемнең армиядә бик кирәге чыкты"

Илья исемен ишеткәндә, баһадирдай гәүдәле, көчле, кыю, гаиләсен дә, туган йортын да, бөтен Русьны да  коткарырга сәләтле кеше күз алдына килә.

  Борынгы Русьны саклаучылар белән җитәкчелек иткән Илья Муромец үзе генә ни тора. Әнә шундый нык бәдәнле, 185 сантиметр буйлы егет шушы арада редакциядә булып китте.
– Миңа шундый исем кушу - очраклылык түгел. Мин 2 августта – Илья көнендә туганмын. Ул минем өчен хәзер өчләтә бәйрәм. Бу көнне бит Һава-десант гаскәрләре көне дә билгеләп үтелә,–ди язмабыз герое, Сихтермә-Хузангай авылы егете Илья Амуков.

 

9 майда Россия Саклану министрлыгы боерыгы белән гвардия ефрейторы Илья Сергеевич Амуков “За воинскую доблесть” медале белән бүләкләнә.


Илья гаиләдә беренче бала булып туган, аның энесе һәм сеңелесе бар. Әнисе Валентина Степановна “Хузангай” җәмгыятендә көнбагыш мае җитештерү цехында эшли, ә әтисе – бу хуҗалыкның хөрмәтле столяры.
9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Илюша инженер-механик профессиясенә укырга китәр, дип хәл итәләр гаиләдә. Егет техника белән бик кызыксына, әтисенә  мотоблок яисә иске трактор төзәткәндә гел ярдәм итә. 
–7 нче сыйныфтан инде мин хуҗалыкта комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым. Аннан соң комбайнчы итеп күчерделәр. Бер җәйдә ике ай эчендә “Акрос-530”да 270 мең сум эшләп алдым. Дөрес, ул елны уңыш бик яхшы иде,–дип сөйли демобилизацияләнгән солдат. 
Рязань авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, егет хәрби комиссариатка килә. Анда аңа Чистай ДОСААФында “С” категорияле транспорт йөртүче белгечлеге алырга киңәш итәләр. 
–Вакытында укыганыма бик шатланам. Йөк машинасы йөртергә бушлай “права” да алдым, армиядә бик кирәкле белгечлеккә дә ия булдым,–дип уртаклаша Илья. 
Илья Амуковны узган елның 21 маенда армиягә алалар. Яшь сугышчы курсын ул Псковта уза.
–Ике ай дәвамында мин автоматтан атырга һәм парашют белән сикерергә өйрәндем. Самолетның ачык ишеге янында гына куркыта, ә инде очып төшкәндә шатлык хисе кичерәсең,–ди десантник.
Әзерлек үткән Ильяны матди тәэмин итү буенча махсус подразделениегә билгелиләр. Ә февральдә һава-десант гаскәрләре идарәсенең 38 нче бригадасы составында ул Белоруссиягә җибәрелә. 
–Мин элемтә машинасы йөрттем, ул үзенчәлекле, нечкәлекләре бик күп. Брест шәһәреннән ерак түгел идек, егетләр белән “Брест ныгытмасы” мемориаль комплексында да булдык. Чик геройларына куелган һәйкәл мине аеруча тәэсирләндерде, аларга охшыйсы, илебез чикләрен фашистлардан саклап һәлак булган солдатларга лаеклы буласы килде. 
–Белгечлегемнең армиядә бик кирәге чыкты. Миңа иң катлаулы очракларда ремонт эшләрен ышанып тапшыралар иде. Шуның өчен егетләр хөрмәт итте, җитәкчеләр дә бәяләде,–дип сөйли егет. 
Редакциягә Илья дус кызы белән килде.
–Бу Ксюша, ул Ульян өлкәсеннән. Авыл кызы, балаларны ярата, тәмле пешерә, бик чибәр. Кайтуымның беренче көнендә үк аңа тәкъдим ясадым, ул ризалашты. Шушы арада кыз сорарга барабыз,–ди язмабыз герое.
Яшьләргә бәхет телибез. Тормышларында барысы да яхшы булсын.
Без Ильяның планнары хакында да белештек.  Ул районда калырга, безнең МЧС подразделениесендә эшкә урнашырга теләвен әйтте. Илья Амуков кебек намуслы, хезмәт сөючән, кыенлыклардан курыкмаучы авыл егетләре тормышта үз урыннарын табып кына калмаслар, ә һичшиксез алдынгылар, иң яхшылар рәтендә булырлар, дип уйлыйм. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев