Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Индус Таһиров: Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев эшен лаеклы дәвам итә

Рөстәм Миңнехановның казанышлары һәм уңышлары бик күп

Татарстан – Россия Федерациясенең бүтән төбәкләре өчен үрнәк, һәм бу республика белән 10 ел дәвамында җитәкчелек итүче Рөстәм Миңнехановның казанышы. ТР Фәннәр Академиясе академигы, тарих фәннәре докторы, профессор Индус Таһиров “Татар-информ” хәбәрчесенә әнә шулай дип белдерде.

Академик фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев эшен лаеклы дәвам итә.

“Рөстәм Миңнехановның казанышлыры һәм уңышлары бихисап. Беренчедән, бу республиканы икътисады. Икенчедән, милләтара мөнәсәбәтләр, Татарстанны халыкара аренага чыгару. Татарстан – Россия Федерациясенең башка субъектлары өчен үрнәк”,–ди Таһиров.

Индус Таһиров коронавирус мәсьәләсенә дә кагылып үтте. “Рөстәм Миңнеханов алдында катлаулы бурычлар тора. Бүген бөтен дөнья карантинда, һәм республиканы нинди юллар белән алга алып барырга дигән сорау туа. Президентка әлеге бурычларны үтәүдә уңышлар телибез”,-диде академик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев