Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Интернет яхшыра

Районыбызның тугыз авылына югары тизлекле интернет килде. Быелдан республикада 250 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән авылларга җепселле оптик телефон үткәргечләр сузу программасы эшли башлаган иде. Районда әлеге программага Апак, Түбән Әлморза, Югары Әлморза, Түбән Кәчи, Татар Борнае, Карга, Иске Матак, Иске Салман, Иске Тахтала авыллары кертелде. Бу тугыз авылга да...

Районыбызның тугыз авылына югары тизлекле интернет килде.

Быелдан республикада 250 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән авылларга җепселле оптик телефон үткәргечләр сузу программасы эшли башлаган иде. Районда әлеге программага Апак, Түбән Әлморза, Югары Әлморза, Түбән Кәчи, Татар Борнае, Карга, Иске Матак, Иске Салман, Иске Тахтала авыллары кертелде. Бу тугыз авылга да җепселле оптик үткәргечләр сузылган инде. Шушы көннәрдә Апак, Түбән Әлморза, Түбән Кәчи авылларында җепселле оптик элемтәгә тоташтыру эшләре бара. Калганнарында әлеге төр элемтә файдаланыла инде. Район электр элемтәсе узелы начальнигы вазыйфаларын башкаручы Ринат Зарипов әйтүенчә, җепселле оптик үткәргечләр интернет белән эшләүне күпкә тизрәк һәм сыйфатлырак итә, өйләргә кабельле теливедение кертү мөмкинлеге бирә. Алга таба республикада 100 һәм аннан күбрәк кеше яшәгән авылларга шундый элемтә үткәрү эшләре башланыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев