Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җиңүчеләр белән таныштырабыз

Без, “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясе хезмәткәрләре, күптәнге гадәт буенча 2023 елның беренче яртыеллыгына язылып, квитанция күчермәләрен бирегә китереп ирештерүчеләр арасында лотерея уйнаттык.

  Бәхетлеләрнең исемнәре газетабызның узган 27 гыйнвар санында басылып та чыкты. Әлеге әбүнәчеләребез редакциягә бүләкләрен алырга килделәр. Без сезне дә алар белән тулырак таныштырырга булдык. 

Төп бүләкне – бензин пычкысын Иске Салманда яшәүче Тәнзилә Гатина откан иде (фотода баш мөһәррир Азат Низамиев белән). Ул күпмедер дәрәҗәдә безнең хезмәттәшебез булып чыкты:  гомер буе, 30 ел дәвамында авылларының почта бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда икән. 
– Шул өлкәдә эшләгәч тә, газетага ел да язылдык, хәзер дә алдырабыз һәм яратып укыйбыз. Лотерея уеннарында күп катнаштым, әмма бер генә тапкыр да зур бүләк отканым юк иде. Соңгы айларда бик нык авырдык, әле тернәкләнеп кенә киләбез. Аллаһы: “Авырлык белән сынадым, инде шатлыгын да бирим”, – дип әйткәндер, шуңа бүләкне отканбыздыр. Ел шундый сөенечтән башлангач, барысы да яхшы булыр, тормышыбызның ак юлына күчкәнбездер дип өметләнәм, – диде ул. 

Карамалыдан Алсу Насыйбуллина көрәкле булды. Ул авылларының мәдәният йортында техничка булып эшли. 

 
–     Без ел да газетага язылабыз һәм котлаулардан башлап, бар яңалыкларны-язмаларны да укып чыгабыз. Иң беренче газетаны каенана-әнием укый. Квитанция күчермәсен редакциягә вацап аша кызымнан ул җибәрткән дә. Мин белми дә калдым. Ә бүләк отуыбызны белгәч, бик шатландык.

Термосны алырга Людмила Яганева килгән. Бүләкне исә Борискинода яшәүче Анастасия Захарова откан иде. Ул аның кызы икән.

 
–     20 гыйнварда әниемә – 83 яшь тулды, мин исә юбилеемны – 50 яшьлегемне билгеләп үттем. Бу икебезнең гомер бәйрәменә бүләк булгандыр инде.  Мин үзем Иске Коратада яшәп, мәктәптә башлангыч сыйныфларда укытам. Газетаны әнием дә, мин дә бик яратып укыйбыз, – диде ул.
“Кукмара” табасын Чиябашта яшәүче Илшат Шәрипов отткан иде. Хатын-кыз бүләге дә булгангандыр, ул табаны алырга дип тормыш иптәшен – Рәсинәне алып килгән. 
 
 

–     Квитанцияне ел саен җибәрә идек, ниһаять, менә быел бүләкле булдык, – ди алар. 

Районыбыз иң ерак почмагының берсендә –  Апакта яшәүче Рәмзия Хөсәенова да көрәген алып китте. “Мин эшне һәрвакыт вакытында, җиренә җиткереп эшләргә яратам. Әмма авылыбыз районнан ераграк урнашып, бирегә килү авыррак булганга, бераз соңардым”, – дип аңлатты ул, бүләген  беренче көннәрдә үк алырга кермәвенең сәбәбен әйтеп. Ул үз авыллары мәдәният йортының җитәкчесе икән.  
–     Газетаны яратып укыйм. Аеруча районда үткәрелгән төрле чаралар – мәдәният тормышы кызыксындыра, төбәгебезнең күренекле кешеләре турындагы күләмле язмалар күңелемә хуш килә. Бүгенге көндә әнием белән яшим, газетаны аңа да бирмичә, беренче булып башта үзем укып чыгам. Газета редакциясе үткәргән уенда  ел саен катнашам, квитанция күчермәсен, һичшиксез, кертәм. Моннан 15 еллар элек тә бер бүләк – түбәтәй откан идем инде, менә хәзер тагын бәхет елмайды. Квитанцияне керткәндә: “Миңа нәрсә дә ярый, бүләк отучылар арасында булсам иде”, – дип уйлаган идем, теләгем тормышка да ашты: менә бит көрәк чыккан! Эш – мине, мин эшне яратам, шуңа да авыл җирендә бик кирәкле эш коралы ул! Сөенечне исә газета мөһәррире Азат Рөстәмович үзе әйтте. Авылыбызга халык җыенына килгән иде, шатлыклы хәбәрне шунда ирештерде, – дип, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде мәдәният хезмәткәре.

Чуаш Кичүендә яшәүче Мөслимә һәм Мәкъсүм Вәлиевлар чәйнек оттылар.
–     Шундый бүләк отуыбызны белмәгән идек, иртә белән танышыбыз шалтыратып әйтте. Аптырап та киттек, оныткан да идек инде әлеге акция турында, ләкин бик шатландык!  Бүләк отуыбыз әле беренче тапкыр гына. Газетага гел язылып киләбез, яратып укыйбыз. «Әлки хәбәрләре» сайтын, социаль челтәрләрдәге газета төркемен гел карап барабыз, иң беренче яңалыкларны аннан укыйбыз, – дип, сөенечен безнең белән уртаклашты бүләк алырга килгән Мөслимә Вәлиева.  
Пычаклар җыелмасы Чуаш Борнаенда яшәүче Марина Паймурзинага чыккан иде. Ул бүләкне үзе алырга килгән. 
 

–     Квитанция күчермәсен кызым телефон аша җибәргән иде.  Әле бүләк отуымны күрмәдем дә: почта хезмәткәре шалтыратып, шатлыклы хәбәрне җиткерде. Пычаклар хуҗалыкта һәрвакыт кирәк. Бүләкнең шундыен отуыма тагын бер сөендем. 
Соңгы кешеләрнең берсе булып уенда откан бүләген – барбекюны алырга Кошки авылында яшәүче Ольга Каштанова килде. Ул авылларындагы мәдәният йорты директоры икән. 
–     Лотерея уенында беренче тапкыр катнаштым. Кызык өчен генә вацап аша квитанция күчермәсен җибәргән идем, почтага кергәч, анда бүләк отуымны әйттеләр. Аннары интернеттан газета редакциясе куйган видеоны ачып карадым, соңыннан инде газетадан да укыдым. 
 

“Бергәләшеп шашлык кыздырырга гаиләгез зурмы соң?” – дип кызыксынгач, Ольга Каштанова ире Александр белән ике бала үстерүләрен, аларның берсенә – 13, икенчесенә 18 яшь булып, олысының 11 нче сыйныфта укуы турында сөйләде. Әмма ире бүгенге көндә өйдә юк икән. 23 октябрьдә ул  өлешчә мобилизацияләнүгә эләккән. 
– Аны Спас районында яшәүче энесе белән бергә озаттык. Алар хәрби полиция буларак билгеләнеп, бүгенге көндә Украинадагы махсус операциядә катнашалар. Ирем исән-сау әйләнеп кайткач, шашлыкны гаилә белән бергә кыздырырбыз дип өметләнәм, – диде ул.
Яңа Әнҗерәдә яшәүче Клара Нуруллина да көрәген алып китте. 
Ә менә почта әрҗәсе отучы Фәнис Гардеевны редакциябездә көтеп калабыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев