Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җир йөзендәге һәр сабый бәхетле булырга, имин тормышта яшәргә тиеш

 Күптәннән килгән күркәм традиция буенча 1 июньдә без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.

 Җир йөзендәге һәр сабый бәхетле булырга, имин тормышта яшәргә тиеш – бу дата олыларга әнә шул хакта искәртә, балаларны яратырга һәм кайгыртырга, алар өчен йөрәк җылысын жәлләмәскә өнди.

 

Җәйнең берен­че көне балалар өчен икеләтә бәйрәм. Бу көнне укучыларның түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникулла­ры да башлана. Малай­лар-кызлар рәхәтләнеп ял итәрләр, лагерьлар­да, экскурсия-поход­ларда булырлар, саф һавада уйнап, су коенып сәламәтлекләрен ныгы­тырлар.

Елның елында бала­ларны яклау көнендә алар өчен төрле күңел ачу ча­ралары оештырыла. Менә бүген дә район мәдәният йортында балалар өчен бәйрәм чаралары үтәчәк. Ә кичә мөмкинлекләре чикләнгән малайлар- кызлар, аз керемле, ишле гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Казанда булды­лар, “Әкият” курчак теат­рында спектакль карады­лар.

Ә шулай да 1 июнь ул балалар бәйрәме генә түгел. Беренче чи­ратта бу олылар өчен булдырылган бәйрәм датасы. Аның төп мак­саты да бит – кешеләргә җәмгыятебезнең кечкенә гражданнарының про­блемалары, алар тор­мышындагы кыенлыклар хакында сөйләү, балалар хокукларын яклауның никадәр мөһим булуын искәртү.

Халыкара балалар­ны яклау көне дөньяның 60 тан артык илендә билгеләп үтелә икән. Бу бәйрәмнең хәтта үз әләме дә бар – яшел төстәге тукымада планетабыз­ны гәүдәләндерүче сим­вол тирәли биш төстәге (кызыл, зәңгәр, кара, ак һәм сары) бәләкәй кеше сурәтләре тасвирланган. Бу инде җирдә яшәүче халыкларның төрлелеген һәм бердәмлеген гәүдәләндерүче билге.

Балачакны ваем­сыз дип атасак та, кай­вакыт әлеге билгеләмә кечкенәләр тормышы­на туры килеп тә бетми. Тормышларының ба­шында ук зур һәм катла­улы проблемалар белән очрашучы сабыйлар бар. Әйтик, бүген районы­бызда мөмкинлекләре чикләнгән 89 бала исәпләнә. Тормышта авыр ситуациягә юлыккан, әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган я бул­маса имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар-кызлар бар. 13 үсмер район эчке эшләр бүлекчәсенең балигъ булмаганнар инспекциясендә исәптә тора. Бу балаларга тор­мышта югалмаска, үз урыннарын-сукмакларын табарга, сәламәтлекләрен ныгытырга, сәләтләрен үстерергә без, олылар ярдәм итәргә тиеш. Бәлагә юлыккан сабыйлар янын­нан битараф узмыйк, ба­лалар өчен үткәрелә тор­ган хәйрия чараларыннан читтә калмыйк, яклауга мохтаҗларга терәк бу­лыйк. Балаларны халык- ара яклау көне әнә шул хакта искә төшерә, уй­ландыра торган дата ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев