Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Билалов. Әниләр, әниләр.

Әниләр - иң газиз кешеләр, Яшәгән бар тормыш юлында. Балалар бәхете, язмышы - Барысы әниләр кулында.

 

Әниләр биләүгә биләгән
Безне бик бәләкәй чагында.
Үзенең ризыгын каптырган,
Балалар ачыккан чагында.

Балам дип, йокысын йокламый,
Әниләр баласын күзәтеп.
Шылт иткән тавышка уянып,
Бәбкәсен йоклата тибрәтеп.

Кайгыра, борчыла әнкәйләр,
Балалар турында гомергә.
Баласы хакына  аналар
Әзерләр утка да керергә.

Кадерен белик без һәрвакыт,
Аңлыйкчы аналар кадерен.
Тормышта гел хөрмәт күрсәтеп,
Рәхәттә яшәтик үзләрен.

Әниләр, кадерле әниләр,
Телибез бик озын гомерләр.
Әниле булсын дип әйтәбез,
Җирдәге яшәгән кешеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев