Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ирек Нуретдин улы Билалов: КҮҢЕЛЛӘРГӘ КАНАТ КУЙДЫ БУ ОЧРАШУ

6 октябрь көнне район үзәге Базарлы Ма­такта Әлки районы якташлык җәмгыятенең матур җыены узды.

 

  Бу чара безнең өчен көтеп алынган вакыйга булды. Районда туып үскән, хәзер илнең төрле төбәкләренә сибе­леп яшәгән якташларның сөйләшер сүзләре дә, уртаклашасы фикерләре дә күп иде.

Бәйрәм бик матур оештырылган, шуның өчен район хакимиятенә, очрашуны әзерләүчеләргә зур рәхмәт җиткерәсе килә.

Район мәдәният йорты фойесында тәкъдим ителгән күргәзмә дә төрлелеге, бай­лыгы белән сокландырды. Кул эшләре оста­лары, коллективлар, балалар анда үзләренең хезмәт җимешләрен күрсәттеләр. Бу күргәзмә күңелдә горурлык хисе уятты, Әлки җирендә уңган-булган халык яшәгәнен раслаучы ми­сал булды.

Район башлыгының очрашуда ясаган чыгышын кунаклар бик игътибар белән тыңладылар. Александр Никошин районнан чыккан егет-кызларның үз авылларына күрсәткән ярдәмен бик матур тасвирла­ды, бүләкләр дә тапшырды.

Сәнгать осталары оештырган концерт программасы да халык күңеленә хуш килде. Аннан соң сөйләшү чәй өстәле янында дәвам итте.

Туган якта булган бу очрашудан барлык кайткан кунаклар да бик канәгать кал­ды дип уйлыйм. Киләчәктә дә шундый очрашулар үткәрү традициясе дәвам итәр, Әлки төбәгеннән чыккан уңган-булган егетләр алга таба да туган якны уңыш- казанышлары, күркәм эш-гамәлләре белән куандырырлар дигән өмет һәм зур канәгатьләнү хисе белән яшәгән урыннарыбызга юл тоттык.

Ирек Билалов.

Казан шәһәре.

 

Яңа Камка (Мәүләшә) авылында туып-үскән якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау отличнигы Ирек Нуретдин улы Билалов 13 ел дәвамында районыбыз халкына медицина хезмәте күрсәтте. Аннан соң ул ике дистә елга якын Сар­ман районының баш табибы булып эшләде. Ә хәзер Казанда поликлиника белән җитәкчелек итә. Әдәбият-сәнгатькә гашыйк якташыбыз шигырьләр дә яза. Газета укучыларыбызга аның берничә иҗат җимешен тәкъдим итәбез.

 

 

 

 

 

ТУГАН ЯКНЫҢ ҺАВАСЫ

Туган якка кайтып килдем,

Сулап шифа һавасын.

Китмичә булмый шул инде,

Бик килсә дә каласы.

Юл буенда башын иеп

Озата бара каеннар.

Алар безгә теләк тели–

Имин булсын ил-көннәр.

Ни әйтсәң дә тарта инде

Туган яклар үзенә.

Еракка китеп яшәсәң,

Сагынуга түз генә.

Төшләргә кереп йөдәтә

Урманнары-кырлары.

Көтү көткән, җиләк җыйган

Ямьле инеш буйлары.

Алай да бер йөреп килсәң,

Күңелгә була дәва.

Сулышлар китә киңәеп,

Йөрәк тынычлык таба.

Һич тә юллар өзелмәсен

Газиз туган якларга.

Туган якка мәхәббәтне

Кирәк безгә сакларга.

 

СОҢЛАМА

Соңлама син, дустым, соңлама,

Гомер чиксез диеп уйлама.

Кадерен бел син матур яшьлекнең,

Болыннарны ялгыз буйлама.

Соңлама син, дустым, сөяргә,

Кирәк чакта янып-көяргә.

Яшь чактагы матур хатирәләр

Кала бары сагынып сөйләргә.

Соңлама син гафу итәргә,

Дуска сәлам биреп китәргә,

Лаек булып әти-әниләргә

Тормыш юлын дәвам итәргә.

Соңлама син исән чагында

Әниеңә рәхмәт әйтергә.

Болындагы матур чәчәкләрне

Җыеп аңа бүләк итәргә.

Соңлама син туган ягыңа

Дәшмичә дә кайтып җитәргә,

Челтерәп аккан бәллүр чишмәнең

Ятып салкын суын эчәргә.

Соңлама син яшәп калырга,

Тормышның бар ямен татырга,

Соңлама син җырлап калырга,

Күңелеңә моңнар салырга.

Соңлама син исән чагында

Туганнарның хәлен белергә,

Сиңа белем биргән мөгаллимгә

Хөрмәт итеп чәчәк бирергә.

Соңлама син рәхмәт әйтергә

Игелеген иткән кешегә,

Башың иеп рәхмәт әйткәннән

Синең дәрәҗәң һич төшми лә.

Соңга калмыйк язган гомерне

Туры юлдан дөрес атларга,

Аллаһыдан төшкән нигьмәтләрне

Күз карасы кебек сакларга.

 

ТОРМЫШ ЮЛЫ

Безнең йөргән сукмакларны

Каплаган ямь-яшел чирәм.

Шушы чирәм арасында

Яшьлек эзләремне күрәм.

Тормыш шулай дәвам итә,

Ага һаман үз көенә.

Нигә тиз үтә гомер дип,

Күңел безнең ник көенә?

Бер сөенеп, бер көенеп

Көн артыннан көннәр үтә.

Шулай сизми дә каласың,

Тормыш үз йомгагын сүтә.

Кешеләргә бәхет өчен

Күп кирәкми, аз да житә.

Җылы караш, елмаюлар

Безнен күңелне эретә.

Кешеләрне җир өстендә

Мәшәкать һәм хыял йөртә.

Ашыгып дөнья куа-куа,

Сизелми дә картлык җитә.

Җитсә әйдә җитсен картлык,

Күңелдә бетмәсен шатлык.

Безнең йөрәкләр яшь калсын,

Урнашмасын анда ваклык.

Безнең яшьлек оныкларда,

Барсын алар безнең эздән.

Үсеп килгән яшьләр безне

Аңласыннар ярты сүздән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X