Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исерек килеш машина йөртүчеләрне Әлки районында судка биргәннәр

Район прокуратурасы автомобиль белән исерек килеш идарә иткән ике әлкилегә карата җинаять эшләрен судка юллаган. РФ Җинаять кодексының 264.1 нче статьясында каралган җинаятьне кылган, ягъни исерек килеш руль артына утырган һәм машина йөрткән бу ике кешегә карата гаепләү карарлары прокуратура тарафыннан расланды. Гаепләнүчеләр мондый хокук бозуны беренче генә тапкыр эшләмәгән...

Район прокуратурасы автомобиль белән исерек килеш идарә иткән ике әлкилегә карата җинаять эшләрен судка юллаган.

РФ Җинаять кодексының 264.1 нче статьясында каралган җинаятьне кылган, ягъни исерек килеш руль артына утырган һәм машина йөрткән бу ике кешегә карата гаепләү карарлары прокуратура тарафыннан расланды. Гаепләнүчеләр мондый хокук бозуны беренче генә тапкыр эшләмәгән икән. Алар инде штрафка да тартылган, йөртү хокукыннан да мәхрүм ителгән булган. Әмма үзләре өчен тиешле нәтиҗә ясамаганнар, аракы эчкәч, кабат рульгә утырганнар. Юл хәрәкәтендә катнашучылар өчен гаять зур кыркыныч тудырган әлеге адәмнәрне ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган. Суд каршына баскач, икесе дә гаепләрен тулысынча таныганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев