Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Алпар авылында Сабан туе алдыннан халыктан бүләкләр җыюны оештырганнар

​​​​​​​Милли татар киемнәреннән, гармун тартып һәм җырлар җырлап, оештыручылар авыл урамнарыннан узалар.

  Бәйрәмчә “киенгән” җигүле ат, очына чигүле сөлгеләр, чәчәкле яулыклар бәйләнгән озын колга да – бүләкләр җыю тантанасының алыштыргысыз бизәкләре. Бу көнне урамнарда кичкә кадәр күңелле җырлар тынып тормый. Авыл гармунчысы Рөстәм Кыямов халык көйләрен күңелләргә үтеп керерлек итеп уйный. Җигүле ат белән “Нәсел эше” җәмгыяте терлекчесе Ришат Хисамов идарә итә. Мәдәният хезмәткәрләре Сәвия Галиуллина, Люзия Гарифуллина, Рәсимә Мәхмүтова шаян сүзләр, җырлар белән  өйдән-өйгә керәләр, авылдашларын киләсе милли бәйрәмебез белән тәбриклиләр.

Иске Алпар авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Алсу Гатина әйтүенчә, халык бу чараны бик хуплап кабул иткән, беркем дә читтә калмаган. Бик күп бүләк җыелган, аларны 12 июньдә узачак авыл көнендә файдаланырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев