Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Чаллы авылы үзешчәннәре Яңа Чаллы авылы клубында бик матур концерт күрсәттеләр

​​​​​​​Көз айлары керүгә үзешчән сәнгатьтә канташучыларның концертлары башлана.

 Районда иң беренчеләрдән булып Иске Чаллы авылы үзешчәннәре Яңа Чаллы авылы клубында бик матур концерт күрсәттеләр. Программаны үзенчәлекле итеп, туган якка багышланган шигьри юллар белән Гүзәл Исхакова алып барды. Концертта яшьләр дә, өлкәннәр дә бик актив катнаштылар. Олы яшьтә булуына карамастан Фирдания Гайфуллина матур итеп татар халык биюен башкарды. Әлфия һәм  Касыйм Хәмзиннар парлап, Рузалия Хатыйпова, Рәзинә Гыйниятуллина, Ләйлә Кыямова, Камилә Гатауллина тамашачыларга җырларын бүләк иттеләр. Көне буе руль артында булып, эштән арып-талып кайтса да, аруларын онытып үзе баянда уйнап, үзе җырлаучы Мөнир Гатауллин тамашачыны моңга күмеп елатты да, җырлатты да. Эльвира Нуруллинаның заманча биюе ямь өстенә ямь өстәде. Иске Чаллы үзешчәннәренә иҗади уңышлар телисе килә.

Туйбикә Сираева,

Базарлы Матак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев