Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Чаллы егете Рамазан Хәйдәров “Эшен башлаучы фермер” программасы буенча 4 миллион сумлык грант отты

Яшь фермерның конкурста катнашып дәүләттән саллы ярдәм алуы, грант акчаларын ничек файдалануы белән кызыксынып, аның гаиләсе белән танышырга теләп Иске Чаллы авылына юл тоттык.


Абуталха варислары 
Хәйдәровларның фермасы  авылга керү юлында ук. “Хәйдәровлар” дип әйтүем шуңа: ферманың тулы хокуклы хуҗасы 25 яшьлек Рамазан булса,  аның ышанычлы ярдәмчеләре, терәк-таянычы, эшкә рухландыручылары, тормышта маягы – әти-әнисе Гали һәм Гөлгенә. Әйдәгез сүзебезне алардан башлыйк.
Гөлгенә Вахит кызы бөтен гомерен авыл балаларына “бөек, куәтле һәм мәгърүр” рус телен өйрәтүгә багышлаган. Күптән түгел лаеклы ялга чыккан һәм гаилә фермасы бухгалтеры вазыйфаларын башкаруга керешкән. Акча санаганны ярата: керем-чыгымнарны теркәп бару гына җитми, һәркайсын җентекләп анализлау да кирәк. Ачык матур почерк белән ул терлекләрнең баш саны турындагы барлык мәгълүматларны да калын дәфтәренә язып бара.
“Ирем – кызыл дипломлы ветеринария табибы”,–дип әйтеп куя Гөлгенә апа. Әмма Гали ага шунда ук сүзне башкага борды, монысы мөһим түгел, янәсе. Гаилә башлыгы әнә шундый тыйнак кеше булып чыкты. Тик бит хуҗабикә бу фактны әйтми калдырса да, Гали абыйның үз эшен бик әйбәт белә торган гыйлемле кеше булуы күз алдында иде. Безнең әңгәмә вакытында аңа күрше авылдан шылтыраттылар. Шәхси хуҗалыкта бозау авырып киткән икән. Доктор Айболит турындагы балалар әкиятендәгечә, ул: “Ярар, ярар, булышырмын”, дип җавап бирде. Терлеге чирләп хафага  төшкән кешеләрнең хәленә керүе тавышыннан ук сизелеп тора иде. 
Хәер, Гали агага мөрәҗәгать итүчеләр күп икән. Аның һичшиксез ярдәм итәсен, файдалы киңәш бирәсен беләләр чөнки. Тәҗрибәсе зур, терлекчелектә хезмәт стажы дүрт дистә елга якын. “Ярыш” совхозында ветеринария табибы, “Кызыл Шәрык-Агро”да ферма мөдире булып эшләгән, бүләкләре дә күп (һаман да шул тыйнаклыгы аркасында болар хакында әйтеп тормады ул). 
Әңгәмә корып утырганда сокланып та, горурланып та Абуталха бабалары турында сөйләделәр. Аның гаиләсен колхозга кермәгән өчен Уралга сөргәннәр.  Күп еллардан соң бабалары туган авылына кайткан – аның туган җирдә яшәү һәм эшләү теләге шундый көчле булган. Үләр алдыннан барлык балаларын җыеп, нигезне сакларга, ташлап-калдырып китмәскә васыять иткән.

Җир-ана
Ул чакта крестьяннарның җирен коллектив милек итеп алсалар, 90 нчы елларда аны тарата башладылар. Хәйдәровларның зур гаиләсенә дә җир биләмәләре тия. Барлык туганнарның җир пайларын бергә җыйгач, 40 гектарга якын тәшкил итә. Бу җирләр Хәйдәровларның төпчек варисына – нәсел дәвамчысы Рамазанга бик ярап куя. 14 гектарда алар күпьеллык үлән, калганында бөртек культуралары – арпа, бодай, солы үстерәләр. 
–10 гектарда көзеннән уҗым культуралары чәчеп калдырган идек. Үсентеләр көчле салкыннарны ничек кичергәндер инде. Бәлки яңадан чәчәргә дә туры килер,–дип борчыла уңыш язмышы өчен тырыш хуҗалар. Шулай булмыйча, терлек-туарны бит ничек кирәк алай түгел, ә дөрес, рацион буенча ашатасы. Шулай итмәсәң керемне көтмә дә. Салкыннар инде бераз “зыян итәргә” дә өлгергән – автоэчергеч туңган. Без килгән көнне, бәхеткә, Рамазан әтисе белән аны җылытып-эретеп өлгергәннәр иде. Сыерлар абзарына су тиешенчә килә башлаган.

“Барысы да кергән”
–Ашлыкны үзебез ваклыйбыз. Моның өчен бөртек ватучы җайланмабыз бар. Печәнне дә сатып алмыйбыз. Бу сезонга 400 төргәк хәзерләдек. Җәен сенаж өчен баз казыдык. 50 тонна тупас азык хәзерләдек. 100 төргәк саламны кардага бушаттык, аннан алырга якынрак,–дип Гали ага өч кешедән торган бер гаиләнең кышка күпме терлек азыгы хәзерләве белән уртаклаша. 
Ә бит бу тулы бер хуҗалык, иярчен-ферма хәзерләгән кадәр. 
–Мине санамагыз да, мин күбесенчә өйдә, хуҗалык, бухгалтерия эшләре белән. Бөтенесен ир-атларым эшли,–дип сүзгә кушыла Гөлгенә ханым.  Ходай рәхмәте белән узган ел уңыш яхшы булды, дип тә өстәп куя. 
Үз ресурсларын гына файдаланган хуҗалыкны сирәк очратасың. Кемдер печән, кемдер фураж сатып ала, кемдер ветеринария  хезмәте күрсәтүне сорап башкаларга мөрәҗәгать итә. Ә Хәйдәровларда “барысы да кергән”. Әмма терлек саны, аерым алганда, сыерлар  арткан саен (программаның төп нәтиҗәсе бит сөтне күп күләмдә җитештерә башлау) үзеңә генә өлгерү авыр. Грант ярдәме шартлары нигезендә ике кешене эшкә алу зарур. 

Грант шартлары
–Дөресен әйткәндә, без үзебез дә инде ярдәмчеләр турында уйлана идек. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре бу программаны шулкадәр тирәнтен уйлап төзегән. Монда һәр мәсьәләдә алга таба эш итү өчен үзенә күрә этәргеч бар,–ди перспективага эшли белүче Гали Нурлыхак улы. 
–Грантка документлар җыя башлагач та әти белән күпме терлек азыгы хәзерләргә, таналарны, сыерларны кайда тотарга, сөтне кая тапшырырга икәнлеген исәпләргә керештек. Боларны барысын да документларның махсус графаларына теркәдек. Шулай, кооперация институтында алган икътисадчы күнекмәләре миңа бик ярап куйды,–ди Рамазан. 
–Без бу программа җиңүчеләре булырбыз дип ахыргача ышанмадык та. Республикада коллегалар-көндәшләр бик күп бит. Барысының да грант аласы килә. Кайчагында мәсьәләне нибары бер сан хәл итә. Безгә район башлыгы Александр Никошин бик ярдәм итте. Кулыбыздан тотып диярлек йөртте. Без бит авыл кешеләре. Тагын авылдашыбыз Рәшит Гадиев улы Робертка рәхмәт. Ул район авыл хуҗалыгы идарәсе белән җитәкчелек итә. Аның командасы безгә кирәкле кәгазьләрне җыярга булышты,–дип сөйли Гали ага. 
Берничә ел элек ул инде фермерларга ярдәм программасында катнашырга тырышып караган булган, әмма уңышсызлыкка юлыккан. Шуңа “Эшен башлаучы фермер” программасында җиңү хуҗалыгын зурайтырга хыялланучы гаилә өчен чын бүләк булган. 

Сыерыгыз күпме сөт бирә?
Көз башында грант акчалары килеп тә җитә, һәм Хәйдәровлар Саба районына юл тота. Аннан аклы-каралы төстәге 23 баш тана алып кайталар. Хәзер уңган хуҗаларның фермасында 72 баш мөгезле эре терлек һәм 6 ат. Сыерлар әлегә 17 генә, әмма грант шартлары буенча аларның саны 40 ка җитәргә тиеш. Яхшылап санасаң (катлаулы арифметика түгел), таналарның баш саны хәзер инде 47. Димәк, борчылырга урын юк.
–Сәгать дүрттә уянабыз. Сыерларны кул белән саумыйбыз бит. Бу инде кичәге көн. Хәзер бөтен нәрсә автоматлаштырылган,–дип, сораганны да көтмичә, сөйләп китә Гөлгенә апа. Аның йөзеннән елмаю бер дә китми. 
–Айшер токымлы сыерлар сөтне күп бирә. Әлегә  сыерлар ташлатты, район үзәгендәге кабул итү пунктына көненә 130 литр гына сөт илтәбез. Сыерлар саны арткач, өстәмә техника турында уйлыйсы булыр. Хәзер механикалаштырудан башка булмый,–дип уртаклаша алга планнары белән яшь фермер. 

Планнар, перспективалар
Хуҗалыкта инде Нива-105 комбайны, Т-150 тракторы, ЮМЗ тракторлары бар. Хәйдәровлар керамзит блоклардан төзелгән яңа фермага тирес чыгару өчен ТСМ-160 транспортеры алырга да өлгергәннәр. Әле тагын  МТЗ-82 тракторы, бүтән техника алырга ниятлиләр. 
Аларның барлык ниятләре чынга ашасына тамчы да шикләнмим. Хәйдәровлар һәрчак алдынгылар сафында булырга күнеккән. Гали ага елның елында сөт тапшыручылар слетында бүләкләнеп килгән. Аны “Кызыл Шәрык”тә дә мактыйлар иде.
Улының әтисе эзеннән  китүе, аның сүзен тыңлавы, шәһәрдә калмавы (кем белә, бәлки андый уйлары булмагандыр да) бик сөенечле. Бүген эшен башлаучы фермерга туганнары һәм якыннары булыша. Зур булмаган авылларының, бөтен районның  киләчәге Рамазан кебек яшь, перспективалы, тырыш фермерлар кулында булуын яхшы аңлый алар. Ул бит, Абуталха бабасы васыятен үтәп, туган нигезен саклап, туган җиренә тугры булып кына калмаган, ә үз авылын ныгыту һәм үстерү өчен бик мөһим эш башкара. Димәк, Иске Чаллыны бүгенге буын инде исемнәрен дә хәтерләмәгән, барлык карталар һәм атласлардан сызып ташланган Еряпкино, Волховка, Красная Стрелка һәм башка шундый авыллар язмышы көтми...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев