Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Хурада авылында яшәүче Владимир Яганев “Үлемсез полк” хәрәкәтендә бик үзенчәлекле итеп катнаша

“Үлемсез полк” акциясе коронавирус пандемиясе аркасында соңгы ике елда он-лайн форматта үткәрелде.

  Бөек Ватан сугышында һәлак булган якыннарының фоторәсемнәрен күтәреп россиялеләр шәһәр һәм авыллар урамнарына соңгы тапкыр 2019 елның 9 маенда чыккан иделәр.

Быел акция гадәти форматта үткәреләчәк: теләге булган һәркем әлеге парадта катнашып, Җиңү көнендә Базарлы Матакның Советлар Союзы Герое Степан Крайнов исемен йөрткән урамы аша үтә алачак.

Әфганстан сугышы һәм башка локаль конфликтлар ветераннары җәмгыяте рәисе Рөстәм Шәйхетдинов әйтүенчә, демонстрациядә катнашучылар колонналарының башында сугыш чорындагы плащ-палаткалар һәм каскалар кигән яшь армиячеләр барачак, алар артыннан мәктәп укучылары һәм калган демонстрантлар атлаячак. Күп функцияле үзәк филиалы бүлеге начальнигы Наилә Арсланова әйтүенчә, сугышта катнашкан туганнарыбызның рәсемнәрен алар офисына мөрәҗәгать итеп бушлай бастырып алырга була.

 

 

Владимир Яганев, автобус шоферы, Иске Хурада авылы:

–Пандемия булуга карамастан, “Үлемсез полк” хәрәкәтендә мин бик үзенчәлекле итеп катнаштым: автобусым тәрәзәләренә геройларыбызның фоторәсемнәрен ябыштырдым да, Хузангайдан Хурада авылына киттем. Портретларны үзем укыган мәктәптән бирделәр. Минем белән туган ягыбыз юлларыннан “узган” 40 сугышчы арасында Иван Петеркин, Андрей Стратонов, Иван Шангин һәм, билгеле, беренче укытучым Александр Матвеевич Линеев бар иде. Укытучыбыз авылыбызда тормыштан иң соңгы булып киткән ветеран иде.

Бабам Николай Федорович Яганевның портретын кабинага якынрак урнаштырдым. Ул фронтка сугыш башлануга киткән, Смоленск астындагы сугышларда хәбәрсез югалган. Бабайның кайда җирләнгәнен әле күптән түгел генә белдек. Әбием дә озак яшәмәгән, алты баласын ятим калдырып үлеп киткән. Сабыйлар ачтан үлмәсен өчен иң кечкенәләрен – Павел белән Леонидны балалар йортына озатканнар. Олы апалары Вера үсеп җитеп эшли башлагач, аңа энеләрен алып кайтырга рөхсәт иткәннәр. Шунысы гаҗәп тә, зур шатлык та: балалар йортында абыйлы-энеле малайлар әтиләренең кечкенә генә фоторәсемен күз карасыдай саклаганнар.

Ул рәсем бабабызның бердәнбер сакланып калган фотосы булып чыкты. Менә шушы абыйларым саклаган портретны зурайтып, быел да “Үлемсез полк” сафларында атларга җыенам. Әгәр килеп чыкса, Ватаныбызны яклап сугышкан авылдашларыбыз фоторәсемнәрен автобусымда алып барачакмын. Маршрутны озынайтырга дип торам.

 

 

Айтуган Вафин, “Алинә” спорт комплексы директоры:

–Бу акциядә бөтен гаиләбез белән катнашырга җыенабыз. Кызыбыз Әдилә бабасының әтисе портретын тотып  сыйныфташлары белән бергә чыгачак, ә мин тормыш иптәшем белән хезмәттәшләребез рәтләрендә атларга җыенам. Кулымда дәү әтием Нәбиулла Вафа улы Вафин рәсеме булачак.

Әтием ягыннан бабам совет-фин сугышында катнашкан, аннан кайткач, “Социализм” колхозында тракторчы, склад мөдире булып эшләп өлгергән. Нәбиулла абзәтине фронтка сугышның беренче көннәрендә үк озаталар. Ул 1941 елда Смоленск өчен барган сугышларда һәлак була, туганнар каберендә җирләнә. Әбием Миңсылу Хөснулла кызы беръялгызы ике баласын аякка бастыра. Әтием Илгизәргә ул чакта ике генә яшь, апасы Кәүсәриягә алты тулган була.

Бөек илебезне дошманнан азат итү өчен гомерен корбан иткән бабам белән горурланам мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев