Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иске Салман авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан почта бүлекчәсеннән кеше бер дә өзелеп тормый

Киләсе елның беренче яртысы өчен  вакытлы матбугатка язылырга  бер ай гына вакыт калып бара.

  Почта бүлекчәләренең күбесендә бу эшне зур җаваплылык белән башкаралар.  Иске Салман почта бүлекчәсендә инде җиткерелгән планны үтәү алдында торалар. Иске Салман һәм Иске Тахталы авылларын үз эченә алучы  бу участокта  район газетасы киләсе елда һәр гаиләгә диярлек килеп торачак. Биредә 199 данә “Әлки хәбәрләре”нә подписка рәсмиләштерелгән.

 

Иске Салман авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан почта бүлекчәсеннән кеше бер дә өзелеп тормый. Утка-газга түләргә дә киләләр, кемдер кесә телефонына акча салдыра, хат китерә. Биредә авыл халкына нинди генә хезмәт күрсәтелми – ЮХИДИ штрафларын, кредит түләүләрен дә кабул итәләр, пенсия, субсидияләр бирәләр. Заказлы хатлар, почта аша килгән товарлар дисеңме...
Почта бүлекчәсе җитәкчесе Ләйсән Зыятдинованың кулларына күз иярми. Ул түләүләр кабул итә, саный, яза, тиз генә компьютер каршына утыра. Ул арада кешеләргә товарлар тәкъдим итәргә дә өлгерә. Әйе, бүген почта бүлекчәсе инде кибетне дә хәтерләтә. Аның киштәләре төрледән-төрле товарлар белән тулган. Чәе, мае, консервысы, кер порошоклары... Ит ризыклары өчен суыткычка кадәр бар. 
Эш-вазыйфалары никадәр күп һәм төрле булмасын, газета-журналларга яздыру һәм тарату почтаның төп хезмәтләренең берсе булып кала. Ләйсән Зыятдинова да, почтальоннар Дамирә Фәтхуллина һәм Николай Смирнов та бу эшкә бик җитди карыйлар. Язылу чоры башлануга, почтага кергән бер кеше белән Ләйсән шул хакта сүз башлый. Ә почтальоннар газеталар, хат-хәбәрләр таратып йорттан-йорт-ка йөргәндә шунда ук газеталарга да яздыралар. 
–Укырга яраткан кешене үгетлисе-өндисе дә юк, алар һәр яртыеллыкта әллә ничә матбугат басмасына язылалар. Бездә андыйлар шактый,–ди Ләйсән. –Әнә Нәбиулла абый Насыйбуллин гаиләсе иң беренчеләрдән булып “Әлки хәбәрләре”нә, республика газета-журналларына язылды. Балаларына да әллә ничә басма алдыралар. Киләсе елда аларга җиде төрле басма килеп торачак.
Иске Тахталыда да матбугат укырга яратучы, ил-көндәге яңалык-вакыйгалардан хәбәрдар булырга омтылучылар байтак икән. Әйтик, Виктор Емельянов, Виктор Абасев, Виктор Трубкин гаиләләре киләсе яртыеллыкка берничә төрле газета-журналга, шул исәптән “Әлки хәбәрләре”нә подписка рәсмиләштергәннәр. 
Без почта бүлекчәсендә булганда анда йомыш белән кергән Асия апа Садриева, Сәрия апа Кәлимуллина да:
–Гомергә газета-журнал укырга яраттык. Инде олыгаеп барсак та, әллә ничә басмага язылабыз әле. Район газетасын да калдырганыбыз юк. Почтальон килгәнне түземсезлек белән көтеп алабыз. Гаиләдә газеталарны кулдан-кулга йөртеп укыйбыз,–диештеләр.
Почтадагы бер абзый газеталарның бәяләре артып торуга да зарланып алды алуын. Нишлисең, бүген күп нәрсәнең бәһасе өстәлеп тора шул. Әмма газетага бер язылып куйсаң, ул ярты ел буе  өеңә килеп, якын дустыңдай сөендереп, яңалыклар белән таныштырып торачак. Газета-журналлар – рухи азык чыганагы да бит әле. Сөенечкә, күпләр күңелләренә хуш килгән матбугат басмаларына тугры булып калалар, газеталарга теләп язылалар, түземсезлек белән көтеп алалар.
Киләсе яртыеллыкта да һәркайсыбызның өенә газета-журналлар килеп торсын, дуслар! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев