Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Иске Тахталы авылында җирле зиратка бару юлы төзелә

​​​​​​​Иске Тахталы авылы кешеләре узган ел ахырында үткәрелгән җыелышта үзсалым акчасының яртысын җирле зиратка бару юлын салу өчен тотарга булган.

 

Халык үз сүзен әйтә һәм шулай эшлиләр дә. Беренчедән, тиз арада һәр кешедән дә 800 әр сум акча җыеп алына. Моңа дәүләт программасы нигезендә телдә “дүрткә бер” дип  аталучы субсидия килеп кушыла. Аннары авыл башкарма идарәсе мәңгелек йортка юл салу эшен башлап җибәрә. Бу көннәрдә генә 162 тонна вак таш кайтарылган. Аны тигезләп җәеп, тыгызлыйсы гына калган. Димәк, авыл кешеләренең иң мөһим борчуы хәл ителәчәк. Чөнки көзге яңгырлар вакытында мәетне пычрак юлдан алып бару үзе үк батырлыкка тиң була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев