Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

​​​​​​​Иске Тахталыда авылым дип өзелеп торучы кешеләр аз түгел

  Авыл тормышын уңайлырак  итү өчен вакытларын да, көчләрен дә кызганып тормый алар. Менә бер мисал.

 

Октябрьнең кичтән яңгыр явып, аяк астын пычраткан бер көне иде. Тракторчылар Валерий Калмыков, Владимир Барабанов Иске Салманнан иптәшләре белән бергәләп авыл зиратына илтүче юлны җайларга керештеләр. Иң теңкәгә тигәне – бу юлга күпер җитми, булган буасы ышанычлы түгел. Виктор Абасев, Владимир Иванов көрәкләр тотып эшкә чыкты. Аларга Михаил Рыжков, Сергей Сардулов, Андрей Сардулов, Максим Иванов һәм мин кушылдык. Бик тырышып эшләдек, нәтиҗәдә юлны җайга салдык бит! Әмма аңлашыла инде, күпер үк төзергә көчебез җитеп бетмәде. Дөресен генә әйткәндә, аны болай гына салып булмас, акча да кирәк бит. Бәлки, махсус счет ачаргадыр, я булмаса, үзара йөкләнгән салым акчаларыннан өлеш чыгарып буладыр?..

Ә авылдашларга рәхмәттән кала сүз юк. Укытучыларыбыз да чыкты өмәгә, буа тирәсендә үскән зарарлы үләннәрне юк иттеләр, җыештырдылар.

Менә шулай һәркайсыбыз туган авылым дип янып яшәсә, эшләсә, бер генә авыл да юкка чыкмас иде. Ә безнең эшләребез бетмәде әле. Шулай күмәк булсак, аларны да башкарып чыгарбыз.

Александра Калмыкова,

Иске Тахтала авылы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев