Исәннәргә гыйбрәт булсын
15 ноябрьдә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Әлеге дата 2005 елдан бирле һәр ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә. Акциянең төп максаты - юлларда кешеләр һәлакәте проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Менә бу саннарга гына күз салыйк. Дөньяда юллардагы аварияләр нәтиҗәсендә көн саен 3 мең кеше һәлак була...
15 ноябрьдә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.
Әлеге дата 2005 елдан бирле һәр ноябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрелә. Акциянең төп максаты - юлларда кешеләр һәлакәте проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү. Менә бу саннарга гына күз салыйк. Дөньяда юллардагы аварияләр нәтиҗәсендә көн саен 3 мең кеше һәлак була һәм 100 меңгә якын кеше авыр җәрәхәтләр ала. Һәр елны аварияләрдә 1,3 миллионга якын кешенең гомере өзелә, ә 50 миллионы имгәнеп инвалид булып кала.
Ни аяныч, бу ел башыннан бирле үзебезнең районда да юл-транспорт һәлакәтләрендә ике кеше гомере өзелде.
Юл-транспорт һәлакәтләре 15-25 яшьләрдәгеләрне үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урында тора. Киләсе якшәмбедә үткәрелә торган акция - аварияләрдә һәлак булганнарны тагын бер кат искә алу, юл һәлакәтләре проблемасына кешеләрнең игътибарын юнәлтү мөмкинлеге. Вакытсыз өзелгән гомерләр исәннәргә гыйбрәт булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев