Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: 100 еллык тарихы булган милиция район халкының иминлеге сагында. ФОТО

Киләсе елда илебездә милиция органнары оешуга 100 тула.

Халык иминлеге сагында торучы, гасырлык тарихы булган бу хезмәт районыбызда ничек үскән-ныгыган, анда кемнәр эшләгән? Район эчке эшләр бүлекчәсе музеенда сакланган язмалар, документлар, фотолар аша без әнә шуны күзаллап үтәргә булдык.

Казан губернасында милиция оешу 1918 елның маеннан августына кадәр дәвам итә. Юридик яктан РСФСР Наркомюсты һәм НКВД Инструкциясе белән ныгытылып, профессиональ совет милициясе 1918 елның 12 октябрендә формалаша.

Мәгълүм булганча, Әлки районы административ-территориаль үзәк буларак 1930 елның 10 августында оеша. Район үзәге башта Түбән Әлки авылында була. Шуңа ул Әлки районы дип атала да. Ул вакытта район Спас кантонына карый. Ә Спас өязе Казан губернасына керә. 1937 елда район үзәге Базарлы Матакка күчә. Чөнки Түбән Әлки авылында административ учреждениеләр урнашу өчен өстәмә биналар җитешми. Ә Базарлы Матакта җирле сәүдәгәрләр, купецлардан тартып алынган йортлар шактый була.

Соңрак - 1944-1960 елларда районның көньяк-көнбатыш өлеше Кузнечиха районына, ә көньяк өлеше (1935-1960) Юхмачы районына карый. Административ үзәкләрне эреләндерү башлангач, 1963 елның 1 февраленнән район Куйбышев районы составына кертелә. Ә 1965 елның 12 гыйнварыннан район кабат торгызыла. Актай елгасы буенда урнашкан Базарлы Матак авылы аның үзәге булып кала.

Район эчке эшләр бүлекчәсе музеенда сакланган документларга караганда, 1922 елдан 1932 елга кадәр Кузнечиха һәм Әлки районнары милициясе белән Алексей Заминалов җитәкчелек иткән. Ул 1887 елда Алексеевск районының Ромодан авылында туган кеше була. 1942 елда Алексей Заминалов Бөек Ватан сугышына алына. 1943 елның 25 октябрендә ул фронтта һәлак була.

1934-1936 елларда Әлки милициясе начальнигы булып Абдулла Абдулманов дигән кеше хезмәт итә. Ул 1899 елда Буа районының Әлки авылында туган.

Әлки районы бүленгән елларда бездәге милиция хезмәте турында музейда мәгълүматлар юк. Ә 1951-1953 елларда Юхмачы районы эчке эшләр бүлеге белән Гали Рәхмәтуллин дигән кеше идарә иткәне билгеле. Ул Казаннан була, 1908 елгы, Бөек Ватан сугышында катнашкан. НКВД органнарында озак еллар уңышлы хезмәт куйган өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән.

Әлки җирендә иминлек сагында торучы милиция хезмәте белән төрле елларда Вәли Хәлиуллин, Михаил Лукин, Сафа Габитов җитәкчелек иткәннәр. Ә 1963 елдан 1968 елга кадәр Әлки районы милиция бүлеге начальнигы Зиннур Сибагатов була. Ул 1936 елда Базарлы Матакта туган кеше.

1968-1973 елларда район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе булып Әсхәт Хисмәтуллин хезмәт итә. Аны Хәлиулла Хәбибуллин алыштыра һәм бу постны 1978 елга чаклы били. Ул Тукай районы кешесе була.

1978 елның августында Әлки милициясе начальнигы итеп Сәгыйть Сәгыйров билгеләнә. Ул бу хезмәтне 1983 елга кадәр башкара. Аннан соң (1983-1988 елларда) бүлекне Фикрат Хәйруллин җитәкли.

Әлки милиция бүлеге белән иң озак һәм нәтиҗәле җитәкчелек итүчеләрнең берсе - районыбызның Юксыл авылында туган Әмир Сабирҗанов. Ул 11 ел дәвамында район эчке эшләр бүлеге башында торды.

Әмир Шакирҗан улы лаеклы ялга киткәч, әлеге постка Исрафил Гирфанов билгеләнә. Ул 2003 елга кадәр эшләде. Аннан 2007 елга чаклы бүлек белән Искәндәр Мингалиев идарә итте. Аңа алмашка Александр Неволин килә (2007-2011 еллар). Ринат Билалов бары ел ярым эшли (2011-2012). Аннан соң 2015 елга кадәр бүлек белән Сергей Ерыганов җитәкчелек итә.

2015 елның июленнән бирле район эчке эшләр бүлекчәсе Вячеслав Яковлев җитәкчелегендә уңышлы гына эшләп килә.

Район эчке эшләр бүлекчәсендә төрле елларда нәтиҗәле хезмәт куйган, көчен, тәҗрибәсен, сәләтен халык иминлеген, хокук тәртибен саклауга багышлаган хезмәткәрләр турында "Милиция оешуга - 100 ел" рубрикасы астында чыгачак башка язмаларда тулырак тукталырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев