Югары Әлки авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Рәбига Фәтхетдинова 97 яшен тутырды
Югары Әлки авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы фронтовигының тол калган хатыны Рәбига Фәтхетдинова быел декабрь аенда 97 яшен тутырды.
Шундый санны күреп, тел шартлатырга ашыкмагыз. Бер гасырга якын үткән бу елларда баштан ни генә узмаган, ниләр генә күрелмәгән бит. “Барысы да булды инде, авырлыгын да, рәхәтен дә, кайгысын да, шатлыгын да күрдек”, – ди үзе дә, Рәбига әби, аек акыл белән фикер йөртеп.
“Әтиемә кулак тамгасы сугылды”
Әйе, аңа Бөек Ватан сугышы михнәтләрен күрергә генә түгел, ә илдәге кулаклар белән көрәш вакытындагы күз яшьләре, йөрәк әрнүләре шаһиты да булырга туры килә бит. Ул вакытта уңганлыгы, тырышлыгы нәтиҗәсендә җитеш тормышта яшәүчеләрга “кулак” тамгасы сугылган. Аларның бар әйбере тартып алынган. Рәбига әбинең әтисе Кыяметдин дә сәүдә белән шөгыльләнә. Гаиләсенә зур йорт салып, мул тормышта яшәтә. Колхозлар оештырыла башлагач, гаилә башлыгының анда кушыласы килми, ул үз тормышын үзе алып барырга тели. Билгеле, ул вакыттагы хакимият моңа юл куймый. Ир-ат сатып-алу хәстәрләре белән өйдән чыгып киткәч, йорттагы малны алырга дип киләләр.
– Әни миңа урыныма барып ятарга кушты. “Ичмасам, бәлки, бер урын-җир әйберләрен, мендәрне генә булса да алып калып булыр”, – диде, өзгәләнеп... Бар әйберне дә: өстәлне, сәгатебез бар иде, аны да алып чыгып китүләре хәтеремдә калган, – дип искә ала бу елларны Рәбига әби.
Йортны да, сыерны да алалар
Аннары хуҗаның өйдә булмаган чагын туры китереп, йортны алырга дип киләләр.
– Әнинең казан аскан чагы. “Ашымны гына пешереп бетерим инде”, – ди әни. Берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала бар. Аларны бит ашатырга кирәк. Кая инде ул, көтәләрме соң. Әни ашны савытка сосып алды да, безне ияртеп йортка чыкты. Йортыбызны алырга дип килгән хатын-кыз ишекне эчтән бикләп, тәрәзәдән төште. Без кара мунчага урнаштык. Заманага карамый, кайсы вакытта да яхшы кешеләр була. Күрешебез безне кызганып: “Мунчада саташып үлмәкче буласызмы әллә, безгә керегез”, – дип үзенә чакырды. Әни айга карап: “Алла кулында булса, бер сүз әйтмәс идем, бәндә кулында бит”, – дип елый иде. Аннары безгә өебезне кире кайтардылар. Әмма озакка булмады. Анысын Аллаһы алды. Янгын чыгып, йортыбыз көл булды. “Үзем теләп юк иттем, ахры, өемне”, – дип, әнинең янә сукрануын хәтерлим, – ди әңгәмәдәшем, балачакның авыр хатирәләрен искә алып.
Яшь балалары булуга карамастан, сыерны да тартып алалар. “Күршеңә бирдек, ике имчәген кереп саварсың”, – диләр. Әмма әниләрне сыерны бер генә кереп сава ала, икенче тапкыр бусагадан атлагач, аңа: “Минем сыер ул, башка кермә”, – дип кисәтәләр... Биш яшьлек Рәбига шул хәлләрнең барысын да күреп, әнисенең кичерешләрен аңлап тора. Шуңа да әлеге аянычлы вакыйгалар аның хәтеренә мәңгегә уелган, бүген дә алар хәтердә...
Бүгенгесе – рәхәттә
Ә аннары сугыш башлана. Матур яшүсмерлек чорын авыр хезмәт белән үткәрергә туры килә. 15 яшь була ул вакытта аңа. Үзе ябык, буе кыска гына. Шулай булуына карамастан урман кисәргә дә җибәрәләр.
Урман кисүче хатын-кыз, агайлар, чандыр гәүдәле кызга карап: “Бала бит әле син, бар өеңә”, – дип, кайтарып җибәрәләр. Әмма авылда хезмәт куллары җитешми, кызны янә авыр эшкә озаталар...
Рәбига Кыяметдин кызы сугышта да катнашып, барлыгы 7 ел хезмәт иткән Ризатдин Сәлахетдин улы белән тормыш кора. Биш бала үстерә алар. Бергә 46 ел гомер итәләр. Ире мәрхүм инде. Рәбига апа бүгенге көндә кызы Фәнүзә тәрбиясендә яши. Без Рәбигә әбинең хәлен белергә барганда, аның тагын бер кызы – Казанда яшәүче Фәйрүзә дә кайткан иде.
“Күп авырлыклар күргән әниегезнең шундый күпләр сокланырлык яшькә җитүенең сере нидә?” – дип кызыксындык без.
– Хезмәт белән гомер итүдә. Хәрәкәттә бәрәкәт, дип әйтәләр бит. Гадел, намуслы да ул. Өстәл тирәсенә һәркем утырмыйча, ризыкның барыбызга да җитәчәгенә ышанмыйча, ул кашыкка да үрелми. Хәзер дә башкаларны кайгыртып яши, – ди Фәнүзә апа.
Гаилә исә өстәл тирәли әйләнеп утырырлык җыела. Чөнки биредә, төп йортта әле Рәбига әбинең оныгы – Фәнүзә апаның улы Фәнис тә тормыш иптәше Гөлкәй белән яши. Оныкчык та үсеп килә.
– Олы дәү әниебезне без бик яратабыз, – ди Гөлкәй дә.
– Аллага шөкер, хәзер бик рәхәт тормышта яшим, балаларым, оныклар үземне бик хөрмәт итәләр, кайгырталар, – ди яшь киленнең сүзләрен раслап, Рәбига әби дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев