Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Кәчи авылында яшәүче Виктор Толстов электр шөреп боргычы отты

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы февраль аенда холдинг басмаларына язылучылар арасында лотерея уйнатты.

Шунда районыбызның Югары Кәчи авылында яшәүче Виктор Толстов электр шөреп боргычы отты. 
Бүләкне исә без күптән түгел тапшыра алдык. Моның өчен җае чыкты. Безгә Югары Кәчи авылында узган Май чабу бәйрәмендә булу бәхете елмайды.

Менә шунда газетабызның баш мөхәррире Азат Низамиев Татьяна һәм Виктор Толстовларны халык алдына чакырып бүләкне бирде. “Бу эш коралын тиешенчә кулланырга һәм ял вакытларында газеталарны укырга булсын”, – дип теләген ирештерде ул. 

Әлеге лотереяда катнашу өчен, район газетасына һәм бер журналга язылу таләбе  куелган иде. Виктор Толстовның хатыны Татьяна Анатольевна сүзләренә караганда, алар “Әлки хәбәрләре”, “Чаян” журналы һәм “Казанские ведомости” газетасын алдыра. Районыбыз газетасы – гомерлек юлдашлары икән. “Без хәзер лаеклы ялда инде, ирем белән  өйләнешкәч тә,  район газетасын алдыра башлаган идек. Ул вакытта ул “Коммунизм юлы” дип аталды. “Казанские ведомсти” газетасын алдыруыбызга да 30 еллап вакыт узганды инде”, – ди ул.


Шунысы кызык: “Татсмедиа” агентлыгы үткәргән уенда аларның өченче тапкыр отулары. Беренче тапкыр гаилә электр чәйнеге “Тефаль” ле булган. 2021 елда алар смартфон откан.

Ә менә быел инде шалтыратып, аларның электр шөреп боргычы хуҗасы булуын хәбәр иткәннәр. “4 мартта иремнең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үттек. Моны туган көнгә бүләк кебек кабул иттек”, – ди Татьяна Анатольевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев