Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Кәчи кешесе җинаять кылуда гаепле дип табылды

Әлки районы Прокуратурасы Югары Кәчи кешесенә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләүне хуплады.

 
Мәхкәмә аны РФ Җинаять кодексының 116.1 нче маддәсе, 2 нче бүлеге (гамәлдәге Кодексның 115нче маддәсендә каралган имгәнүләргә китермичә һәм гамәлдәге Кодексның 116 нчы маддәсендә каралган җинаять билгеләре булмыйча, көч кулланып җинаять кылганы өчен хөкемгә тартылган затның физик авырту тудырып кыйнавы яисә башка көчләү гамәлләре куллануы) буенча каралган җинаятьне кылуда гаепле дип тапты. 
Әлеге ир-ат хатынын кыйнаганы өчен, район мәхкәмәсе тарафыннан 2022 елның 30 июнендә хөкемгә тартылган булуына карамастан, тиешле нәтиҗәләр ясамый. 25 июльдә ул исерек хәлдә, тавыш чыгу сәбәпле, белә торып, хатынының кулын бора, аякларыннан сөйрәп йөри. Нәтиҗәдә, хатын авырту кичерә, аның аяклары күгәреп чыга. 
Хөкемгә тартылучы үз гаебен тулысынча таный. 
Мәхкәмә барысын да исәпкә алганнан соң, гаепләнүчегә карата хезмәт хакының 15 процентын дәүләт хисабына тотып калу юлы белән 10 айга төзәтү эшенә билгеләү карарын чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев