Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадерле, тирән ихтирамга лаек ханымнар һәм туташлар!

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районыбызның гүзәл затларын чын күңелемнән тәбрик итәм.

  Язның шушы якты һәм кояшлы бәйрәме һәр гаиләгә шатлык, әйбәт кәеф алып килә. Чөнки без бу көнне күңелебезгә иң якын, кадерле һәм газиз кешеләребезне – әниләрне һәм әбиләрне, тормыш иптәшләребезне, кызларыбызны данлыйбыз, аларга йөрәк түрендә йөрткән, башка көннәрдә әйтелмәгән рәхмәт сүзләребезне, эчкерсез хисләребезне җиткерәбез. 
Кадерле, тирән ихтирамга лаек ханымнар һәм туташлар! Сез – яшәеш һәм мәхәббәт чыганагы, чөнки бары аналар гына адәм баласына гомер бүләк итәләр, сабыйларын беренче тапкыр кулларына алган мизгелдән тотынып гомерләренең соңгы көненә кадәр “Улым! Кызым!” дип  җан атып яшиләр. Балалар бакчасында, мәктәптә дә без нигездә хатын-кызлардан тәрбия алып, тәртипкә, хезмәтне яратырга, башкалар белән дус булырга, Туган илебезгә тугрылыкка өйрәнәбез. 
Һәр ир-атның бәхете – ышанычлы тормыш юлдашы. Шуңа да 8 Март көнне сөекле ярларыбызны, хатыннарыбызны аеруча җылы котлыйбыз. Газизләребез, сезгә гаиләбезне саклап, балаларыбызны үстереп-тәрбияләп, безне кайгыртып яшәгәнегез өчен рәхмәт!
Хөрмәтле хатын-кызлар! Гомерегез озын һәм сөенечле, бәхетегез чиксез булсын! Күңелегезне яз кояшыдай мәхәббәт һәм якыннарыгызның ихтирамы, кайгыртуы җылытып торсын. Бәйрәм белән!

Александр Никошин,  
муниципаль район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев