Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кадрия апа Төхвәтуллина типографиядә 30 ел хәреф җыючы булып эшләде

Кадрия апа Төхвәтуллина “Әлки хәбәрләре”нең типография бүлегендә озак еллар дәвамында хәреф җыючы булып эшли.

  Бирегә ул 1974 елда эшкә урнаша. Кадрия апаның әле бу кияүгә чыкмаган, яшь чагы – Ташбилге авылында әти-әнисе белән яшәгән вакыты була. 
–     Иптәш кызым белән Казанга пешекчегә укырга керергә дип барган идек. Бераз яшәдек тә, башкаланы ошатмадык. Шәһәрдә үсмәгәч, безгә авыл тормышы якын инде. Икебез дә документларны алдык та кайттык. Авылыбыздан Дания Насыйбуллина редакциядә эшли иде. “Хезмәткәрләр кирәк, эшләп карамыйсыңмы?” – диде. Мин ризалаштым. Ул вакытта типографиядә хәреф җыючылар – Нәзирә апа Хөснуллина, Сәүдә апа Сабитова, Рушания апа Юмаголовалар иде. Алар остазларым булды, эш тәртибенә алар өйрәтте – дип, хезмәтен башлаган елларны искә алды Кадрия апа. 
Ташбилгедән район үзәгенә җиде чакрым юл. Елның кояшлы матур чакларыннан бигрәк, яңгырлы, салкын, кышын карлы-буранлы көннәре була. Әмма әңгәмәдәшем җәяү йөргән вакытларын да һич кенә дә зарланып искә алмады. “Без Базарлы Матак мәктәбенә бишенче сыйныфка ук йөреп укыгач, эшкә бирегә килү гадәти хәл кебек кенә иде. Өстәвенә, район үзәгенә барып эшләүче иптәш кызларым да бар. Сөйләшә-көлешә атлый торгач, юлның озынлыгын сизмибез дә”, – дип кенә аңлатып китте. 
   Кадрия апа Төхвәтуллина 80 нче елларда 8 хәреф җыючы булуы, шуларның дүртесе – татар, дүртесе рус текстлары өстендә эшләүләре турында сөйләде. Язмабыз героена берара газетаның русча басмасында да эшләп алырга туры килсә дә, нигездә, ул вак хәрефләрдән татар язмаларын җыя. Кадрия апа төрле елларда бергә эшләп алган хезмәттәшләре – Рәзидә Гайнетдинова, Нурия Мортазина, Роза Вәлиева, Әлфинур Сабитова, Миңнегөл Гәрәева, Рәмзия Бәдретдинова, Әлфия Әгълиевалар турында зур ихтирам, хөрмәт белән сөйләде.
– Хезмәт иткән елларымны сагынып искә алам. Кулыбыз хәрефләрдән язма җыя, үзебез төрле кызыклы хәлләр сөйләшеп көлешә, яңалыклар белән уртаклаша идек. Дус булып эшләдек. Бер-беребезгә кунакка да йөрештек. Эш күп булса да, барысына да вакыт табылды. Хезмәттәшләремнең күбесе бүгенге көндә дә Базарлы Матакта яши, кайберләре белән хәтта без күршеләр генә. Шуңа хәзер дә бер-беребезнең хәлләрен белешеп, аралашып торабыз, – диде ул. 
Кадрия апа эшкә урнашканда, баш мөхәррир Барый абый Гыйльмиев була. Аннары ул Ильмир абый Миңгалиев, Габдерәүф абый Шәфигуллиннар кул астында да эшли.  “Җитәкчеләребез барысы да җайлы, бик гади кешеләр иде. Таләпчән дә булдылар, шаяртып ала да белделәр. Уен-көлке белән эшләдек. Шуңа хезмәтебезнең авырлыгы да сизелмәде”, – ди редакциянең элеккеге хезмәткәре. 
Замана алга бара. Редакция, газета басу эшенә үзгәрешләр үтеп керә. Язмалар кургаш хәрефләрләрдән җыелмый башлый. “Типографиядә 2004 елга кадәр эшләдем. Соңгы елларда Рәзидә Гайнетдинова белән икәү генә калган идек инде. Аның белән актык хәрефләребезне тапшырып, бүлекне яптык. Шуннан мин лаеклы ялга чыктым”, – ди Кадрия апа.
 Кадрия апа Рәшит абый Төхвәтуллин белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. (Шуны әйтәсе килә: Рәшит абый да – элеккеге типография хезмәткәре. Ул бирегә башта бригадир булып эшкә алынса, соңыннан аның җитәкчесе дә була). Бүгенге көндә алты оныклары бар икән инде. 
–     Олы кызыбыз Гүзәл гаиләсе белән Базарлы Матакта яши, бер кызым Роза, улым Алмаз гаиләләре белән Казанда урнашып, хезмәт белән көн күрәләр. Гел кайтып торалар, биредәге оныклар да – бездә бик еш кунаклар. Шулай бергә-бергә яшәү күңелле дә, зур бәхет тә дип саныйм...
  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев