Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каратечылар көч сынашты

6 декабрьдә Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залында кекусинкай карате буенча яшүсмерләр арасында район беренчелегенә ачык турнир үткәрелде. Ярышларда районыбыздан ике команда һәм Нурлат, Чистай шәһәрләреннән иң көчле спортчылар катнашты. Бәйгедә беренче урынны балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарда - "Алинә" спорт залы командасы һәм Нурлат...

6 декабрьдә Базарлы Матактагы "Алинә" спорт залында кекусинкай карате буенча яшүсмерләр арасында район беренчелегенә ачык турнир үткәрелде.

Ярышларда районыбыздан ике команда һәм Нурлат, Чистай шәһәрләреннән иң көчле спортчылар катнашты.

Бәйгедә беренче урынны балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы яулады. Икенче һәм өченче урыннарда - "Алинә" спорт залы командасы һәм Нурлат районы спортчылары бүлеште. Чистайлылар дүртенче булдылар.

Җиңүчеләргә диплом һәм медальләр тапшырылды. ДЮСШ командасыннан Булат Борһанов иң оста спортчы дип танылды. Булатка 9 яшь, ул өметле каратечыларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев