Карга авылында яшәүче Зөлфирә Идрис кызы һәм Ришат Зөфәр улы гаиләсе 100 баш каз үстергәннәр
Авылларда хәзер казларны күпләп үстерүчеләр бар. Көннәр салкынайттымы, аларны урнаштыру буенча эш башлана.
Кемнәрдер моны гаиләсе белән башкара, икенчеләр, элеккеге гореф-гадәт дәвамы буларак, күрше-күлән, дусларын, туган-тумачасын ярдәмгә чакыра. Элеккечә әйтсәк, каз өмәсен үткәрә. Карга авылында яшәүче Зөлфирә Идрис кызы һәм Ришат Зөфәр улы гаиләсе дә быел 100 баш каз үстергәннәр һәм узган шимбәдә аларны урнаштыру буенча өмә дә ясадылар.
Уңышлы тәҗрибә
Бәбкәләрне алар өч көнлекләрне сатып алганнар. Бүгенге көнгә кадәр берсен дә чирләтмичә, гарипләтмичә үстерә алганнар.
– Бу су кошларын ничек шулай күпләп сатып алудан курыкмадыгыз?” – дип кызыксындык Зөлфирә апа Яхинадан.
– Өч ел элек 50 не алдык. Барысы да кулга керде. Узган ел 100 не үстердек. Яхшы гына тәҗрибә дә булгач, быел тагын сатып алырга булдык. Күз курка, кул эшли дип әйтәләр. Бер алынсаң, әкрен генә бара инде ул, – ди хуҗабикә.
Өстәвенә, быел Зөлфирә апаның үзе белән бәхетсезлек тә була: яз көне ул егылып, аягын сындыра. Һәрвакыт эштә булырга күнеккән авыл кешесе бу очракта да ничек тә буш тормау турында уйлый. “Тиз генә эшкә чыгып булмаячак, утырып, бәбкә булса да саклармын”, – дип фикер йөртә ул. Ире Ришат абый Вәлиуллин да бу кошларны үстерешергә каршы түгел, уңышлы гына тәҗрибә дә бар, нәтиҗәдә, гаилә быел да 100 баш бәбкәле була.
Эше дә күп, сые да бар
Билгеле, бу кадәр бәбкәләрне үстерүдә зур тырышлык кую сорала. Аның авырлыклары да юк түгел.
– Сатып алганда гына бит алар үзләре кечкенә, матур булалар. Күп урын да кирәкми, әз ашыйлар да. Үсә-үсә менә аларга куелырга кирәкле мәшәкатьләр арта. Шуңа да соңга таба: “Быелдан кала, шулкадәр бәбкә сатып алмабыз инде, –дигән уйлар килә башлый, – ди үзе Зөлфирә Идрис кызы, каз үстерүгә карата.
Күрше-тирәдән кош-корт өчен дә уңайлы булуын ишеткәч, гаилә быел бәбкәләр үстерү өчен дип, теплица сатып ала. Астын җылы итеп түшәгәч, кечкенә кошларны шунда җибәрәләр. Үзе якты, иркен, кояшта җылына. Бәбкәләр, бернинди йогышларга бирешмичә, рәхәтләнеп үсәләр. Чирәм күренгәч, үзләрен урамга алып чыга башлыйлар.
Бәбкәләрне кечерәк чакта ешрак караштыру соралса да, хәзер көннәр буе сакламыйлар икән. Кеше тормышны, эшне җиңеләйтү мөмкинлекләрен таба бара. Урамга алып чыккач, каядыр китеп бармасыннар өчен, бәбкәләрне челтәр белән әйләндереп алалар. “Ә каргалар тимиме соң?” – дип сорагач, хуҗабикә: “Хәзер алар да тук, ахры. Бер тапкыр да һөҗүм иткәннәре юк. Савытка салынган азыкны ашарга мөмкиннәр, әмма үзләренә тимиләр”, - дип көлде.
Үсә төшкәч, бәбкә йоннары каурыйлар белән капланган кошларны суга алып төшәләр. Бәхеткә, авыл кешесе моңа аптырамый: шуннан гына Актай елгасы юл ярган бит. Бар авыл казлары аның суын, тирәсендәге үләннәрен ашап үсәләр дә. Иртәдән үк алып төшәргә, ә кичен башка кошлардан аралап алып кайтырга кирәк. Зур каз көтүен, шуннан үзеңнекен аерып алуны күз алдына китереп карагыз әле бер! Ай-һай, җиңелләрдән түгелдер... Су буеннан кайткан кошларны яхшылап ашату турында исә сүз дә булырга мөмкин түгел.
Күмәк эшләсәң, күңелле дә, тиз дә.
Менә шуннан, ничә айлык хезмәттән соң, көннәр салкынайта башлагач, хуҗа белән хуҗабикәне тагын бер зур эш көтә: үскән малны югалтмыйча урнаштыру мөһим. Бәхеткә, булышучылар да күп. Зөлфирә апа белән Ришат абыйның балалары да бишәү икән.
– Ике балам үсеп килгәндә, минем иптәшем үлде. Өч баласын калдырып, Ришатның хатыны гүр иясе булды. Без сыңар канат булып калган икәү кушылып яшәргә булдык. Балалар хәзер барысы да тормышлы, оныклар үсеп килә. Бәйрәмнәрдә дә, эштә дә бергә җыелышабыз, – ди Зөлфирә апа.
Әйе, күмәк эшләсәң, күңелле дә, тиз дә. Шимбә көнне узган өмәгә дә зур гаилә бергә җыела.
– Парлашып балалар да, оныклар да кайтты, бер кодагыем да, 90 яшен тутырып килүче каенанам Вәсилә Гата кызы да килде. 30 казны эшкәрттек. Каенанам үзе генә дә өч каз йолкыды, – диде бу турыда Зөлфирә апа.
Казлар исә урамда эшкәртелгән. Караңгы көзгә керсәк тә, бик салкын түгел бит. Элеккеге кебек суыкларны көтәргә кирәкми: түшкәләр бозылу куркынычы тумый. Чөнки хәзер күпләрдә хәтта берничә зур туңдыргыч лар алып куелган.
– Йоны җиңел йолкынсын өчен, хәтта әбиләрдән калган күмер утюгларын да кулланып карадык. Иң яхшысы – прачкада су кайнатып, казларны шунда манып, пешекләп алу. Быел да шулай эшләдек, йоны бик җиңел алынды. Кемдер башын, икенчесе тәпиен эшкәртте, җиңел генә эшләп алдык. Иң мөһиме, өстән яңгыр явып тормасын, аяк асты пычранмасын. Казларны эшкәрткән шимбә – матур, җылы, коры көн булды. Бар эшне теплицада башкардык, – ди хуҗабикә.
Туган-тумача бергә җыела
Эш тәмамланганнан соң, өмәдә катнашучыларның бер каз турап пешерелгән зур бәлеш куелган табын артына җыелуы ул – һичшиксез, үтәлергә тиешле гадәт.
– Казларны, иң беренче чиратта, үзебез тәмләп ашау өчен үстерәбез. Өмә көне турында сүз дә юк, башка вакытларда да балалар кайтканда, каз бәлеше пешерәбез, киткәндә үзләренә ит түшкәсен биреп җибәрәбез, – ди Зөлфирә апа.
Гаиләдән артып калганын урнаштыруда да кыенлыклар тумый икән. Хуҗабикә сүзләренә караганда, чыбыксыз телефон үз эшен эшли. Игълан биреп торасы да түгел, бу йортта күпләп казлар асралуын ишеткән кешеләр каз түшкәсе сорап, үзләре мөрәҗәгать итәләр, аяклата ук алучылар да шактый икән.
Шунысы сөендерә: авылларда күпләп каз үстерүчеләр хәзер шактый. Карга авылында да әлеге су кошын йөзләп асраучы биш гаилә бар икән. Димәк, бу өйләрдә дә каз өмәләре гөрли. Анда да туган-тумача, дус-иш, күрше-күләр бергә җыела. Бу үзе үк күңелле бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев