Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карга авылыннан Ирек хәзрәт Сәлахиевлар гаиләсе Татарстан Рәисе янында очрашуда булып кайттылар

Ничек кенә гадәти яңгырамасын, кеше язмышында иң мөһим, кирәкле һәм аерылгысыз урынны аның гаиләсе алып тора. Элек – электән: “Дәүләтнең нигезе булган гаилә никадәр нык булса, дәүләт тә нык була”, – дигән гыйбарә яшәп килә.


Казан Кремлендә быел инде 11 нче тапкыр үткәрелә торган Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләүгә багышланган тантаналы кабул итү мәҗлесенә, районнан кайсы гаиләне җибәрергә, дигән сорау кабыргасы белән куелган. Чөнки  районда үрнәк гаиләләр бихисап. Ләкин быелгысының таләпләре югарырак һәм катгыйрак. Беренчедән, гаиләнең күп балалы булуы шарт. Икенчедән, аның хезмәт эшчәнлеге белән район үсешенә керткән өлеше дә  зур булырга тиеш. Өченчедән, халык арасында әлеге гаиләнең үрнәк, абруйга ирешкән булуы да зарур.

Район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендәге комиссия, тәкъдим ителгән шундый берничә гаилә арасыннан, ике дә уйлап тормыйча, Карга авылында гомер итүче  районыбызның Имам-мөхтәсибе Ирек Сәлахиев гаиләсен сайлады. 

Әйе, Ирек һәм Гүзәл Сәлахиевлар – бу таләпләрнең барысына да туры килә торган гаилә. Кемнән генә сорасаң да:

–     Бигрәк күркәм гаилә, карап сокланабыз.

– Бер-берсенә тиң булып, матур яшиләр.

–     Тирән белемле, үрнәк, үз эшләренең остасы булганнардан нәкъ менә аларны атар идем, – диюче райондашлар бик күп.
1986 нчы елда Питрәч районы Шәле авылында дөньяга килеп, мәктәп тәмамлаганнан соң, 2003-2008 нче елларда, Казанның югары мөселман мәдрәсәсендә укыган, укып бетерүгә, Әлки районы Карга авылының “Салих” мәчетенә имам -хатыйб булып килгән, 2016 нчы елдан  искиткеч җаваплы эш – район Имам-мөхтәсибе эшен дә җиренә җиткереп үтәп баручы Ирек Сәлахиевка, 1988 нче елда Балык Бистәсенең Олы елга авылында туып, мәктәп бетергәч, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыган, уку барышында ук  2 ел Казанның “Йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш” оешмасында,  1 ел Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтында сәркатиб булып эшләргә өлгергән, кияүгә чыккач, бер-бер артлы 3 малай табып, 4 нче бала – кызлары туганчы,  Карга төп мәктәбендә китапханәче булып эшләп, җыр дәресләре дә биргән Гүзәл Сәлахиеваны тиң килмәгән, алар үрнәк гаилә түгел дип, кем әйтә ала?

–     Питрәч егете нәкъ менә Әлки районын ничек сайлады да, ни сәбәпле бу якка килде? – дип кызыксынам.

–     Бу гади сорау түгел. Монда килү юлым озын: хөрмәтле якташыбыз Фоат Вәлиев Алексеевск имам – мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиковка Карга авылына  бер укымышлы яшь хәзрәт табып бирү үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, Рөстәм хәзрәт әлеге үтенечне мин укыгын мәдрәсәнең ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга җиткергән. Аның тәкъдиме белән мин, практикам тәмамлануга, 2008 нче елда Каргага юл тоттым. Июнь аенда карап, танышып китсәм, июльдә инде хезмәт юлымны башладым.

–     Йорт –җирегез, бакчаларыгыз бик зур, матур. Бу  йортыгызны кайчан торгыздыгыз?

–     Нәзирә апа өендә 5 ел торганнан соң,  2 нче бала тугач бирелә торган капиталны, авыл җирлегендә яшәүче яшьләр программасы буенча алырга мөмкин булган акчаларны җыйнаштырып,  эшкә керештек. Монда да Фоат Вәлиевичнең ярдәме бик зур булды. Ул җитәкләгән оешма төзеп бирде. 


Сәлахиевлар инде менә 10 ел үзләре җиткергән шул  өйдә яши. Өченче бала туганнан соң бирелә торган җир кишәрлеген алып, умарталар үрчетеп җибәргәннәр. Бүгенгесе көндә 20 гә якын оядан бал суырта алар. Шуның өстенә әлеге тырыш гаилә ел саен 70-80 каз, 50 бройлер, 35-40 күркә, 30 ар үрдәк тә үстерә икән. Бакчада да безнең якларда үсә ала торган бөтен әйбер бар, алай гына да түгел, карбызлар да тәгәрәшә монда.

– Шуның кадәр эшкә ничек өлгерәсез? – дим аптырап.

–     Гаилә зур бит безнең, балалар да кул арасына керде, һәркемнең үз эше, үз вазыйфасы, күмәк көчтән эш курка бит ул, – ди, гаилә башлыгы, елмаеп.
Әйе, 14 яшьлек Ислам, 12 яшьлек Саматлар инде – әти-әниләренең иң зур ярдәмчеләре. Бер эштән дә курыкмыйлар. Бал корты да чакмый аларны. Алар белән дә дуслашканнар. Йорттагы бүтән эшләрдән дә тайчынып тормыйлар: кушканны да көтмиләр. Хезмәт тәрбиясе алып үскән бала сау-сәламәт тә, тәртипле, акыллы да була. Моның шулай икәнлеген  сыйныф җитәкчеләре Равия Гайнетдинова белән Гөлнара Шәйхетдиновалар да җөпләде:

–     Тәртипле, һәркемгә һәм һәрвакыт ярдәмгә әзер булган малайлар. Яхшы укыйлар, тирә-юньдәгеләргә булган мөнәсәбәтләре белән дә аерылып торалар: сабыр, юл куючан, күндәм, кешелеклеләр, – дип җавап бирде алар, минем шалтыратып соравыма.

Дин әһеле буларак, Ирек хәзрәткә дини сораулар да бирергә булдым.

–     Балаларыгызның дингә мөнәсәбәте ничек?

–     Ислам инде 5 вакыт намазны укый, Самат җомга намазларына йөри, өченчесе аларга иярә. 

–     Дингә кайсы вакытта, ничә яшьтә килсәң яхшырак?

–     7 яшьтән диелгән хәдистә. 10 нан да соңга калмасаң хәерле. Олыгаеп, соң гына баскан абый-апаларның: “Эх, ник иртәрәк килмәдем икән? – дигән үкенечләрен еш ишетергә туры килә. Шуңа күрә үкенерлек булмасын иде.

Авырган вакытта багучы-күрәзәчеләргә йөрү, үлгән кешенең өчен, җидесен, кырыгын укыту, намаздагы хатын-кызларның яулыксыз йөрүе, гаиләдә балаларның күп булуы кебек күптөрле   сораулар бирсәм дә, хәзрәтнең җавабы: “Коръәндә, хәдистә ул болай әйтелгән, динебез, шәригать буенча...” кебек сүзләр белән башланды. Бер генә сорауга да ул: “Минем фикеремчә, мин болай уйлыйм..” – дип җавап бирмәде. Моның белән үзенең бик укымышлы, акыллы, зыялы кеше икәнлеген тагын бер кат раслады. 

Әлеге зыялыбыз район яшьләре, яшүсмер егет-кызларны тәрбияләүдә дә күп көч куя. Нинди генә ярышлар, чаралар үткәрмиләр алар! Сәламәт яшәү рәвешенә чакырып үткәрелгән төрле спартакиадалар, футбол, волейбол, чаңгы, йөгерү  ярышларына районыбызның төрле милләт балалары бик теләп йөри икән.

–     Балаларны гадәттә әти-әниләре алып килә. Мондый чараларның әһәмияте зур. Спорт белән шөгыльләнгән баланың начар гадәтләргә вакыты калмый. Биредә алар дуслаша, көч сынаша, файдалы ял да итә. Һәр чарага йомгак ясап, бүләкләп барабыз, тәмле ашлар белән дә сыйлыйбыз, – ди Ирек хәзрәт, үзе дә балалардай сөенеп.

–     Мондый чараларга каршы килүчеләр дә очрамыймы соң?

–     Юк, һәр эшебез алдан төзелгән план буенча бара. Администрация белә, Аллаһы Тәгалә күрә, мөфтият хуплый.

Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр 13 төрле зур чара үткәрелгән. Өлкәннәр арасында велосипед ярышлары, Мөнәҗәтләр бәйгесе, җәйге сәламәтләндерү уеннары, вәгазь кичәләре, 14 нче сентябрь көнне “Өмет” мәчетендә малайлар арасында уздырылган азан бәйгесе – һәркайсы мактауга лаек. 
Моннан тыш Имам –мөхтәсиб һәр төрле ярдәмнәрне дә оештыра. Алар картлар йортына, мохтаҗларга, сәламәтлеге чикле кешеләргә булышу белән беррәттән,  МХО да катнашучыларны һәрдаим кайгыртып, булдыра алган ярдәмне күрсәтеп торалар. 
Мөселман хатын-кызларына хас тыйнаклык, күндәмлек белән иренең һәр сүзен җөпләп, баш селкеп торган Гүзәлгә эндәшәм:

–     Очрашудан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз?

–     Тәэсирләрне кыска гына итеп аңлатып та булмый. Тәкъдим иткәч каршы килмәдек, әлегә кадәр андый зур тантаналы очрашуларда булганыбыз юк иде. Республикабызның төрле районнарыннан килгән матур гаиләләр белән күзгә-күз очрашу мизгелләреннән, Татарстан Республикасы Рәисе һәм аның хатыны тарафыннан күрсәтелгән шундый мәртәбәле хөрмәтләрдән әле дә арына алмыйбыз. Хөкүмәтебез җитәкчеләренә, районыбыз башлыгына рәхмәттән кала сүзебез юк. Районның иң лаеклы гаиләсе дип, безне шул мәҗлескә җибәргәннәр икән, без моны акларга тиеш. Алга таба да үрнәк булырга, кулыбыздан килгәнне эшләргә, үзебезгә алмаш үстерергә насыйп булсын, – диде Гүзәл ханым, итәгенә утырткан 10 айлык кызлары Хәятне, янына утырган 7 яшен тутырып килүче Кәримне кочаклап.

–    Теләкләр тормышка ашсын, исән-имин булыгыз, сезнең кебек зыялы, акыллы, нык гаиләләре булган дәүләт югалмас, гөрләп чәчәк атар! – дип саубуллаштым мин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев