Касыйм Зыятдинов пауэрлифтинг бәйгесендә ветераннар арасында икенче урынны яулый
Пауэрлифтинг буенча Бөгелмә шәһәрендә узган 8 нче республика турнирыннан районыбыз егетләре җиңү белән кайттылар. Касыйм Зыятдинов әлеге бәйгедә ветераннар арасында икенче урынны яулый. Ә ир-егетләр арасындагы ярышта ул иң югары нәтиҗә күрсәтеп беренчелекне ала. Илшат Фәсахов шул ук төрдә өченче була. Әлки данын яклап чыгыш ясаган Исмәгыйль Хәмидуллин, Рәшит Гарипов...
Пауэрлифтинг буенча Бөгелмә шәһәрендә узган 8 нче республика турнирыннан районыбыз егетләре җиңү белән кайттылар.
Касыйм Зыятдинов әлеге бәйгедә ветераннар арасында икенче урынны яулый. Ә ир-егетләр арасындагы ярышта ул иң югары нәтиҗә күрсәтеп беренчелекне ала. Илшат Фәсахов шул ук төрдә өченче була. Әлки данын яклап чыгыш ясаган Исмәгыйль Хәмидуллин, Рәшит Гарипов та шактый әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев