Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

 “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә бер ел инде “Авыруларны карарга өйрәтү мәктәбе” эшли

Инвалидларны карау физик яктан гына түгел, психологик яктан да бик катлаулы.

  Авыруларның туганнарына гаятъ зур җаваплылык йөкләнә. Хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнү белән беррәтән, акыл-зиһеннәренә дә хилафлык килгән өлкәннәрне ничек дөрес карарга-тәрбияләргә икәнлеген күпләр белеп тә җиткерми. Хәзер безнең районда да әнә шул күнекмәләргә өйрәнү өчен шартлар булдырылды. 
 “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менә бер ел инде “Авыруларны карарга өйрәтү мәктәбе” эшли. Өлкәннәр һәм инвалидларның туганнары, белгечләр, сиделкалар биредә авыруларны дөрес тәрбияләргә өйрәнәләр. 
–Без өйдә урын өстендә ятучыларны карарга, аларда тәннәре бозылу, пневмония кебек катлаулы хәлләрне булдырмаска, гигиена процедураларына, тукландыру принципларына өйрәтәбез. Бер сүз белән әйткәндә, хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларның һәм пенсионерларның тормыш сыйфатын яхшырту өстендә эшлибез,–ди социаль хезмәт буенча белгеч Дания Шәйхетдинова. 
Биредә дәресләр үткәрү өчен махсус класс әзерләнгән, анда медицина ятаклары, “ходунки”, авыруны күчереп йөртү җайланмалары, шулай ук гадәти тормыш өчен ятрак булган тернәкләндерү чаралары, әйтик, караватта күтәрелү өчен баскыч, ванна утыргычы, сәдәфләрне төймәләү элмәкләре, оекбаш кияргә ярдәм итүче чаралар һәм башка шундый әйберләр бар.
“Мәктәптә” дәресләр көн дә төрле формаларда (төркемнәрдә, дистанцион, индивидуаль) график нигезендә үткәрелә. Белешмәләр өчен телефон 20-8-88.

Рәмзия Шәйхетдинова, Яңа Чаллы:


–Әтием Юныска 88 яшь. 12 ел инде ул инвалид коляскасында. Әти “Актай”, “Ярыш” совхозларында баш агроном булып эшләде. Сөяк чире аның хәрәкәтләрен чикләде. Әмма әти элеккечә күтәренке рухлы, намаз укый, акыллы киңәшләре, үгет-нәсихәтләре белән безгә ярдәм итеп тора. “Кайгырту” үзәге ачкан мәктәптә мин күп нәрсәгә өйрәндем. Авыруны караучының хезмәтен җиңеләйтә, шул ук вакытта инвалидның үзенә дә билгеле бер уңайлыклар тудыра торган заманча җайланмалар бар икән. Хәзер мин әтине коляскадан караватка һәм ятактан коляскага яңача күчерәм. Безне өйрәтүче белгечләр –үз эшләренең чын осталары, Дәресләрдә алар авыруны ничек дөрес ашатырга, урын-җирен алыштырырга, мунчада юындырырга икәнен бик үтемле итеп аңлаталар. Бу дәресләрдә мин үзем кебек үк туганнарын, якыннарын тәрбияләүче, аларның тормышын ямьләндерергә тырышучы кешеләр белән таныштым, дуслаштым.  

Иван Карманаев, Югары Матак:


–Хәзер инде мин лаеклы ялда, элек исә Чабаксарда елга портында эшләдем. Әнием авырып киткәч авылга кайттым. Менә алтынчы ел инде аны тәрбиялим. Тиздән аңа 90 яшь тула. Кызганыч, бот сөяге сыну аркасында әни йөри алмый. Яшермим, мин аны көнгә берничә мәртәбә юындырам, көн дә урын-җир җәймәләрен юам. Кыскасы, әнигә әйбәт булсын, ул кайгырту-игътибар тойсын өчен үземә бәйле булганның барын да эшлим. “Мәктәп”тә мин бик кирәкле күнекмәләр алдым. Мәсәлән, авыруга градусник куяр алдыннан аның култык асларын юарга, ә кан басымын үлчәгәндә селкенмичә утырырга кирәк. Вак-төяк кебек үзе, әмма мин боларны белми идем. Элегрәк озак ятудан әнинең тәне дә бозылгалады. Хәзер мондый хәлләргә юл куймыйм. Әни диабет белән дә чирли, шуңа гел игътибарлы булу зарур. “Кайгырту” үзәге директоры Людмила Никошинага ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Минем кебек проблемасы белән ялгыз калучыларга аның җитәкчелегендәге коллектив зур ярдәм күрсәтә.

Валентина Тюхтякова, Чуаш Шәпкәсе:


–Узган елның августыннан бирле мин күршем Нина Ермолаеваны карыйм. Без күршеләр белән һәрчак дус-тату яшәдек, ә хәзер менә Ниночка кеше ярдәменә мохтаҗ. Башта аны  ире тәрбияләгән иде, хәзер аның да саулыгы какшады. Якын-тирәдә туганнары да юк. Хәер, без күршем белән туганнан да якынрак. Нина озак еллар югары кан басымыннан интекте, аннан соң аңа инсульт булды. Социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре өйгә килеп авыруны карарга өйрәттеләр. Махсус җиһазланган, төрле тернәкләндерү чаралары булган кабинетта ничек ике җәймәне шудыру ярдәмендә кешене утыртырга, тән бозылудан саклаучы матрасны өрдереп тутырырга, шулай ук инвалид белән физик күнегүләр ясарга икәнен күрсәттеләр. Инде уңышларыбыз да бар. Ниночка әйбәт сөйләшә башлады, физик активлыгында да алга китеш сизелә. Шөгыльләнә торгач күркәмрәк нәтиҗәләргә дә ирешербез дип уйлыйм. Тамчы ташны тишә, диләр бит. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев