Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Халык синоптигы: «Быел кыш озын, җәй кыска булыр»

Кыш үзенекен итә. Ел башыннан кар да ишеп яуды, бураны да дулап ала.

 

Инде битләрне чеметтергән салкынга ияләшеп кенә бетәбез, көннәрне сындырып куя.

Әмма күңел сөенә – узган елның язы иркә, җәе җылы, көзе  алтын иде. Әле тагын салкыннар булырмы? Язны кайчан көтәргә? Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче, газетабызның даими синоптигы Әмир Шәрәфиевтән әнә шул хакта сораштык.

– 2010 елда корылык булгач, ел фасылларының рәте киткән иде, – дип башлады ул сүзен. – Кыш уртасында кар яуды, җәен салкын булды. Ел фасылларын «дөресләр» өчен 10–11 ел кирәк, диләр. Шулай булып чыкты да. 2021 елда ел фасыллары һәммәсе үз урынында булды.

Әмир абыйның бер борчуы бар – элек аның сынамышлары туры килсә, соңгы елларда алар да сыната икән. Әйтик, 2020 елның декабре 2021 елның июнь аена туры килмәгән. Узган ел явым-төшем күп булырга тиеш иде, ди ул.

Әмма синоптик ел елга охшамый дигән фикердә. Ул ел фасылларының үз урынында килүен дә 33 елдан 33 елга табигатьнең кабатлануы дип аңлата. Баксаң, аның әйтүенчә, 11 елдан 11 елга һава торышында охшаш яклар күзәтелә икән. Алты ел ярымнан алты ел ярымга кышка охшап – җәй, җәйгә охшап кыш килүе дә чиратлаша, ди ул.

– Быел агачлар сарысын чыгару иртәрәк булды. Шуннан соң салкыннар булырга тиеш иде. Гадәттә, ул суыклар Раштуага туры килсә, быел ике көн алданрак күзәтелде. Әлегә салкыннар озакка сузылмый. Аннары бер-ике көн җылытып җибәрә. Тиздән православларның Кач ману бәйрәменә суытачак. Шуннан соң салкыннар башланачак. Февральнең 7сендә хут суыгы булачак. Ул салкыннар 19–20 мартка кадәр сакланачак, – ди ул.

Әмир абый узган ел җәйнең бик озын булганлыгын да искә төшерде. Җәйнең майда ук килүенә шаккаткан идем, ди.

– Хәтерләсәгез, ул вакытта гөлҗимешләргә кадәр чәчәк атты. 9 майдан  җылы көннәр торды. Әмма быел яз иртә килмәячәк. Ул бераз соңга калыр. Шулай булгач, җәй дә кыскарачак, – ди ул. – Узган елгы кебек корылык булыр дип уйламыйм. Быел яңгыр да вакытында явачак, эссе көннәр дә булачак.

КФУның атмосфера метеорологиясе, климатология һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев та, 19 гыйнварда Кач ману суыклары көтелә, ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Ватаным Татарстан

 http://baltaci.ru

фото: https://pixabay.com/ru

Тулырак: http://zamansulyshy.ru/news/yanaliklar/khalyk-sinoptigy-byel-kysh-ozyn-y-kyska-bulyr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев