Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Икмәк язмышы алар кулында

Соңгы арада яуган яңгырлар зур чыгымнар тотып үстерелгән уңышны җыеп алырга комачауласа да, игенчеләр аяз көннең һәр сәгатен файдаланып эшләргә, комбайннарны бер дә тик тотмаска тырышалар. "Көнчыгыш Әлки" филиалының алдынгы комбайнчысы Мөнир Гатауллин да кырдан кайтып керми бүген. Мөнир абыйның механизаторлык стажы 30 елга тула. Һәм менә 24 ел инде...

Соңгы арада яуган яңгырлар зур чыгымнар тотып үстерелгән уңышны җыеп алырга комачауласа да, игенчеләр аяз көннең һәр сәгатен файдаланып эшләргә, комбайннарны бер дә тик тотмаска тырышалар.
"Көнчыгыш Әлки" филиалының алдынгы комбайнчысы Мөнир Гатауллин да кырдан кайтып керми бүген.
Мөнир абыйның механизаторлык стажы 30 елга тула. Һәм менә 24 ел инде ул һәр уракта комбайн штурвалына утыра.
-Авылда үскәч, кечкенәдән техникага тартылдык. Абыем Тәлгать озак еллар механизатор булып эшләде. Игенче һөнәренә омтылыш аңардан да күчкәндер. Базарлы Матак һөнәр училищесында укыганда ук комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башладым,-ди Мөнир Гатауллин. -Механизатор профессиясен сайлавыма бер дә үкенмим.
Урак өстендә иртә таңнан төн уртасына кадәр кырда була Мөнир абый. Билгеле, йорттагы бөтен хезмәтне бу вакытта җәмәгате Әлфиягә башкарырга туры килә. Бу тырыш гаиләдә ике малай, бер кыз бала үсә.
Заманында Мөнир абый "СК-4", "Нива", "ДОН-1500" комбайннарында эшләгән. Хәзерге "Лексион"ын ул мактап туя алмый.
-Мондый техникада эшләве үзе бер рәхәт. Кабинасы иркен, кондиционер эшләп тора. Күпме ашлык суктыруың да күз алдында,-ди.
Узган елгы уракта сменага 1200-1300 центнер бөртек суктырып ала торган булган.
-Быел игеннәрнең тигез өлгермәве кулдан тота. Шуңа көн әйләнәсе 700 центнердан арттырып булмый,-ди комбайнчы.
Һәр уракның үзенчәлеге була шул. Быел әнә игенчене башта корылык хафага салды, аннан яңгырлар башакларның тигез өлгермәве проблемасын тудырды. Ничек кенә булмасын, Мөнир Гатауллин кебек тәҗрибәле һәм тырыш механизаторлар үстерелгән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алу өчен бөтен көчләрен куеп эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев