«Хузангай» җәмгыяте инвесторы Иван Казанковка 80 яшь
Мари Эл республикасында гаять югары сыйфатлы авыл хуҗалыгы продуктлары эшләп чыгаручы “Звениговский” комбинаты бар.
Бу хуҗалык иң дәрәҗәле күргәзмә һәм бәйгеләрнең, шул исәптән халыкара ярышларның дистәләгән дипломнары һәм призлары белән бүләкләнгән. Әлеге социаль юнәлешле предприятие җитәкчесе, якташыбыз Иван Казанков үз эшчәнлегенең башына хезмәт кешесе турында кайгыртуны күтәргән.
Бүген мин якташыбыз турында академик Юхма Мишши язган китап турында үз фикерләремне җиткерәсем килә.
Балачак – дөньяны өйрәнү чоры ул. Барысы да яңа, барысы да уйландыра, хисләрне дулкынландыра. “Балалык елларында, төнлә йортка чыгып, озаклап күккә карап тора, үз йолдызымны табарга, аңа карап язмышым нинди булачагын аңларга тырыша идем,–дип искә төшерә узган елда академик Юхма Мишшиның Чабаксар шәһәрендәге “Аттил” нәшриятендә рус телендә басылып чыккан “Подорожник – трава богатырская” китабының төп герое чуаш халкының данлыклы улы, Россия Федерациясенең абруйлы хуҗалык җитәкчесе Иван Иванович Казанков. – Җәен, бигрәк тә җылы кичләрдә, без, малайлар, йолдыз атылганны карап торырга ярата идек. Йолдыз үз урыныннан ычкынып китә, яктырып ала һәм сүнә. Без бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә: “Күктә минем йолдызым!”–дип кычкырабыз. Беребез дә үз йолдызы егылып төшкәнне теләми. Без һәрберебезнең йолдызы күктә балкып торсын дип тели идек. Һәм йолдызыбыз үз юлыбызны табачагыбызга булышыр дип чынлап торып ышана идек”.
Менә мондый хатирәләр, аларны искә төшерүчеләрне үткәндәге шатлык һәм борчуларга кайтарып кына калдырмыйча, җаннарыбыз өстеннән хакимлек итәләр, алар бер, ике, күпсанлы тапкыр һәркемгә кадерле үткәннәргә үтәли керергә ярдәм итәләр. Һәм шулкадәр күп итеп бик кадерле, бөтен нәрсәгә өйрәтә торган кичерешләр бүләк иткән тормышка карата рәхмәт хисләре тудыралар.
Гаиләңнең шәҗәрәсенә, аның үткәннәренә карата актив кызыксыну еш кына кешенең исеменнән, фамилиясеннән, ата-анасының, апа-абыйларының исемнәреннән башлана. Иван Казанковларның тату гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Анастасия Ивановна һәм Иван Андреевич алты бала үстерәләр. “Канлы сугышка, туган илебезне сакларга киткәндә,–дип яза Юхма,–Иван Андреевич әле генә дөньяга килгән улы Иванны ике кулында югары күтәрә һәм: “ Сьын пул!..” дип битләреннән үбеп ала”. “ Сьын пул!.. – “Кеше бул!” – теләсә кайсы чуашның күңел түрендә йөрткән теләге. Һәр ата баласының чын кеше булуын тели бит”.
Үземнән өстәп шуны әйтим: бу сүзләр туган илебезнең язмышы хәл ителгән көннәрдә әйтелгән. Биредә педагогик фикерләү бик мөһим: атасының теләге иң югары гражданлык хисләренең берсенә – ватанпәрвәрлеккә, Туган илебезне яратуга өнди. Юкка гына Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Мари Эл республикасының атказанган артисткасы Раисия Данилова болай дип язмаган: “Мин үз-үземә еш кына мондый сорау бирәм: күпбалалы гап-гади крестьян семьясында туып үскән бу ир-атта шундый көч каян килгән? Һәм үзем җавап та бирәм: кечкенәдән әти-әниләре тәрбияләгән намуслылыктан һәм гаделлектән, авырлыклардан курыкмаудан, таләпчәнлек һәм җаваплылыктан, тәртиплелектән һәм туендыручы җир анабызга мәхәббәттән. Минем өчен Иван Иванович – үз халкына хезмәт итү үрнәге ул”.
Без шундый итеп яратылган инде, үзебезне туган җиребездә генә яхшырак та, ышанычлырак та хис итәбез. Үзең белгәнне, бер тапкыр каршыңда ачылып якын һәм аңлаешлыга әйләнгәнне генә яратып һәм саклап була. Өстә аталган китап авторына Митюк-Мучи (Д.Ф.Исаев) болай дип сөйләгән: «Балалар куян баласын тотканнар. Әллә аны төлке тешләгән, әллә карчыга яралаган. Чаба алмый. Балалар сөенәләр, кыздырып ашыйбыз, диләр. Әмма Иван алар белән ризалашмый. “Дәвалыйбыз!,»- ди. Беләсезме, тәки терелтә бит. Кыш буе дәвалый. Ә аннары, иртә язда, урманга илтеп җибәрә”.
“Үз юлымны очраклы гына сайламадым,–дип искә төшерә Иван Иванович,–балачагымнан хайваннар карарга яраттым. Мөгаен, булдырганмын да. Чөнки авылдагы бөтен балалар миңа яраланган я авыру эт-мәчеләр алып килә иделәр. Мин аларның яраларын бәйлим, ул вакытта ук кечкенә генә операцияләр ясарга да өлгердем. Берара авылда мине хайваннар докторы дип тә йөрттеләр. Мөгаен, тормыш юлымны сайлаганда менә шулар төп рольне уйнагандыр. Мәктәпне тәмамлаганда алга таба нишләргә тиешлегемне белә идем инде. Һәм уку өчен Николай Бауман исемендәге Казан ветеринария институтын сайладым. Ветеринар булырга карар кылдым”.
40 елдан артык, бары РФ Дәүләт Думасында депутат булып эшләгән еллардан кала, Иван Казанков “Звениговский” совхозы белән җитәкчелек итә. Хуҗалыкның уңышлары шаккатырлык. Ул вакытта РФ Хөкүмәте Рәисе булган Владимир Путин 2000 елның гыйнварында аны мондый сүзләр белән котлый: “Хөрмәтле Иван Иванович! “Звениговский” совхозы коллективына нәтиҗәле эшләгәне, катлаулы шартларда башлангыч күрсәтә белгәне, илебез казнасын “тере” акча белән тулыландыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерәм. Әлерәк кенә яңа 2000 елга аяк бастык. 20 гасырны артта калдырып яңа меңъеллык киңлекләренә чыкканда без Россиянең киләчәге турында күтәренкелек белән уйлыйбыз, аны сәяси яктан тотрыклы, икътисады үскән демократик дәүләт итеп күрәбез. Сезнең коллектив ярдәме белән Ватаныбыз дөньяның үскән илләре арасында лаеклы урын алыр. Сезгә олы бәхет, нык исәнлек, шәхси һәм эшчәнлегегез белән бәйле уңышлар телим”.
Китабында халкының тарихын, мәдәниятын һәм гореф-гадәтләрен әйбәт белгән академик Юхма әбисе Оста-Настюктан ишеткән әкиятләрне дә куллана. Үзенең тотрыклы позициясе аркасында күпне күрергә туры килгән язучыга. “Миңа бандитлар да һөҗүм итте. Чигәмә суккач, сукыраеп кала яздым. Авыр иде. Мондый хәлдән котылу юлын күрмәдем”.
Шуңа охшаш хәл Иван Иванович белән дә булган: “Ул шулчак кинофильм кадрларын күргәндәй үзе белән булганнарны күреп алды. Машинада бара икән. Каршына прицеп таккан зур КамАЗ килә. Кинәт әлеге машина ничктер көтелмәгән маневр ясап каршы юлга чыга һәм Иван Ивановичның машинасына килеп бәрелә... Әйе, нәкъ шулай була. “Звениговский” совхозы коллективының бирешмәвен, Казанковны ансат кына җиңеп булмавын күргәч, кайберәүләрнең башына мондый уй килгән: «Ә бит мәсьәләне башкача, радикальрәк хәл итеп була!». Иван Иванович аздан гына һәлак булмый калган аварияне шулай гына аңлатып буладыр.
“Звениговский” совхозы җыен намуссыз кешеләр өчен гаять кызыктырырлык кисәк шул ул. Шуңа күрә хуҗалыкның үзенә дә, җитәкчесенә дә чәчәк атып торган предприятиене эләктерү максаты белән һөҗүмнәр еш оештырыла. Михаил Иванович төрле документларга, шул исәптән суд кәгазьләренә таянып, героеның нинди катлаулы хәлләрне кичерүе хакында сөйли. Болар укучыга сынмаган-сыгылмаган, тормыш принципларына тугры калган намуслы кешегә һәм гражданинга башкача карап, аны тирәнрәк аңлау мөмкинлеге бирә.
Авылымның горурлыгы – чуаш халкының бөек улы, чуаш әдәбияты классигы Педр Хузангай. Ә Иван Казанков – Сихтермәдән чыккан тагын бер данлы исем. Юхма болай ди: “П.П.Хузангай һәм И.И.Казанков – бер үк борынгы нәселдән чыккан кешеләр. Хузангайның да бит үз фамилиясе Казанков. Хузангай, соңрак фамилиягә әйләнгән әдәби тәхәллүс ул”.
Әлеге китапның атамасы кызыклы, гыйбрәтле. Менә бит Юхма ничек яза:”Кубарылган җиргә җәелеп ятып минем яраткан үләнем, баһадир үлән – бака яфрагы яшәрә, үсә. Ул тыныч кына үсә, кешеләрне сөендерә, халык сүзенә ышансаң, аларга гомер, баһадир көче, киләчәк бүләк итә... Әмма кемне хәтерләтә соң миңа әлеге чәчәк? Шунда кинәт аңладым: Тормыш көченә ис, киләчәккә ышаныч бирүче бу үлән күптәнге танышым, гаять йомшак күңелле кеше, акыллы һәм стратегик фикерли белүче И.И.Казанковны хәтерләтә икән бит”.
Һәр чор үзе турында онытылмас истәлекләр калдыра. Минем уйлавымча, кече Ватанымда Бөтенроссия Уяв бәйрәмен үткәрү башлангычы белән чыккан Иван Иванович үз халкының тарихи бердәмлегенә юнәлеш тота – борынгы Сувардан бүгенге көн аша киләчәккә. Бу мәгънәдә үзе яңа тормыш өргән, йөрәгенә якын Сихтермәсе, моңарчы булган һәм алга таба булачак буыннар белән әңгәмә тотып, әлеге элемтәнең символына әйләнгән.
Олег Мурзин,
П.Хузангай музее мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев