Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе елда россиялеләрне 30 көн бәйрәм көтә.

Россия хөкүмәтенең 2016 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарында әнә шул хакта әйтелә. Яңа ел каникуллары ун көн дәвам итәчәк, ягъни 1-10 гыйнвар ял көннәре була. Моннан тыш, 2 һәм 3 гыйнвар шимбә-якшәмбегә туры килгәнгә, ике көн ял запаска да кала. Алары 7 мартка һәм 3 майга күчә. 21,22...

Россия хөкүмәтенең 2016 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарында әнә шул хакта әйтелә.

Яңа ел каникуллары ун көн дәвам итәчәк, ягъни 1-10 гыйнвар ял көннәре була. Моннан тыш, 2 һәм 3 гыйнвар шимбә-якшәмбегә туры килгәнгә, ике көн ял запаска да кала. Алары 7 мартка һәм 3 майга күчә. 21,22 һәм 23 февральдә тоташ өч көн ял итәчәкбез, ә 20 февраль - шимбә көн эшлисе була. 5,6,7 һәм 8 мартта рәттән дүрт көн ял була. Май бәйрәмнәрендә дүрт һәм өч көн ял көтә (30 апрель, 1,2,3 май көннәрендә һәм тагын 7,8,9 майда ял итәбез). Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4,5,6 ноябрьдә ял булачак.

Моннан тыш, Татарстанның әле өстәмә дүрт көн ялы бар. Болар: 30 август - Республика көне, 6 ноябрь - Конституция көне һәм Ураза гаете белән Корбан гаете (гаетләрнең датасы әлегә ачыкланмаган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев