Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе елга Әлки районы бюджеты кабул ителде

Бүген, 15 декабрьдә, дүртенче чакырылыш муниципаль район советының дүртенче утырышы булды. Аның эше белән район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин җитәкчелек итте.

Утырышта беренче итеп районның быел 10 айда социаль-икътисадый үсеш  йомгаклары турындагы мәсьәлә каралды. Бу хакта доклад белән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов чыгыш ясады. Депутатлар әлеге мәсьәлә буенча карар кабул иттеләр.

Александр Никошин 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүен искәртте. Ул киләсе елга эш планнары төзегәндә моны истә тоту, туган телләрне өйрәнү буенча программа эшләү зарурлыгын әйтте.

Аннан соң  депутатлар 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты  проектын икенче укылышта тикшерүгә күчтеләр. Бу мәсьәлә буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады. 

Муниципаль район советының 18 ноябрьдә булган өченче утырышында бюджет проекты  беренче укылышта  кабул ителгән иде. Проект районның рәсми сайтында урнаштырылды, аның буенча халык тыңлаулары үткәрелде. Бу чорда район халкының, учреждениеләр җитәкчеләренең бюджет проектына үз тәкъдимнәрен кертергә мөмкинлеге булды.

Докладчы әйтүенчә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе шәхси хуҗалыгында  өч һәм аннан күбрәк сыер асраучыларга саву аппаратларын бушлай бирү өчен киләсе ел бюджетында средстволар каралуын сораган. Нәтиҗәдә әлеге максатка район бюджетында 250 мең сум билгеләнгән.

Депутатлар, бюджет проектын карап, аны расларга дигән карар кабул иттеләр. Шулай итеп, 2021 елга һәм 2022-2023 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты икенче укылышта кабул ителде.

Утырышта шулай ук муниципаль район советының 2021 елга эш планы расланды. Депутатлар кайбер оештыру мәсьәләләрен дә карадылар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев