Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапханәләр газета-журналларга язылды

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2016 елның беренче яртысына 100 дән артык төрдәге газета-журналларга подписка рәсмиләштерде. Моның өчен район бюджетыннан 247 мең сум акча түләнде. Басмалар арасында 55 журнал, калганнары - газеталар. Һәр авыл китапханәсенә бер федераль (гадәттә «Российская газета» яисә «Труд») газета, бер республика басмасы («Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан»), район...

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2016 елның беренче яртысына 100 дән артык төрдәге газета-журналларга подписка рәсмиләштерде.

Моның өчен район бюджетыннан 247 мең сум акча түләнде. Басмалар арасында 55 журнал, калганнары - газеталар. Һәр авыл китапханәсенә бер федераль (гадәттә «Российская газета» яисә «Труд») газета, бер республика басмасы («Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан»), район газетасы килеп торачак. Моңа өстәп, һәр китапханәнең укучылары сорауларын исәпкә алып төзегән төрле газета-журналларга заявкасы канәгатьләндерелгән. Шулай итеп, авыл халкы китапханәләргә килеп «Юлдаш» һәм аның күпсанлы өстәмәләрен, «Сувар», «Сельская новь», «Приусадебное хозяйство», «Сөембикә», «Маруся», «Веста», «Моя семья», «Түгәрәк уен» һәм башка бик күп газета-журналларны укый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев