Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Китапханә ишеген ачып кергән һәркем туганымдай якын миңа

 Китапханәче авыл тормышына мәдәни яктылык, рухилык өстәүче зыялыларның берсе ул.

 Бүгенге китаптан читләшкән заманда бу һөнәр ияләренә эшләрен башкару һич ансат түгел. Китапка тартылучыларны югалтмыйча саклау һәм күбәйтү өчен ниләр генә уйлап чыгармый алар! Билгеле үз хезмәтләрен яратып, күңел биреп башкаручы китапханәчеләр шулай тырыша.

 

Район китап- ханәчеләре арасында шундый фидакарьләр аз түгел. Аларның берсе – Карга авы­лы китапханәчесе Айсылу Әсфир кызы Кәримова.

– Ш у н д ы й хезмәткәребез бул­ганга сөенеп туя ал­мыйм. Чөнки Айсы­лу бик тә җаваплы, иҗади җанлы, мавы­гучан кеше ул. Аның к и т а п х а н ә с е н д ә һәрчак кеше бар, һәм олылар гына түгел, яшьләр дә. Эше буен­ча җиткерелгән план­нарны уңышлы үтәп килә. Төрле чараларда актив катнаша. Сабыр, акыллы Айсылуга их­тирамыбыз зур,–ди үзәк китапханә дирек­торы Татьяна Петухо­ва, хезмәткәренә бәя биреп.

Айсылу – күрше райондагы Олы Тигәнәле авылы кызы, язмышын Карга егете белән бәйләп, безнең якка килен булып төшкән. Укытучылар гаиләсендә үскәч, үзе дә шул һөнәрне сайла­ган ул. Әмма тормыш үзгәрешләр кертә шул кешенең юл-сук­макларына: декрет ялыннан соң Айсылуга китапханәдә эшләргә тәкъдим итәләр. Аңарчы бу урында хезмәт куйган Гөлнур апа Вәлиева аны һөнәр серләренә өйрәтә. Һәм кичәге укытучы, тәрбияче китапханәче булып китә.

Айсылу әйтүенчә, Карга халкы китап белән дус.

– Төрле мәдәни чаралар үткәреп, кешеләрне җәлеп итәргә тырышабыз. Китапның эчтәлеген матур итеп сөйләп бирсәң, кызыксынып укыйлар. Пенсионер апалар бер-берсен көтә-көтә, алмаш­тырышып укыйлар. Хәзер Фоат Садри­ев, Зифа Кадыйрова, Нәбирә Гыйматдино­ва, Гөлчәчәк Галиева китаплары популяр. Туфан Миңнуллинны сораучылар күп. Төрле темаларга багышлап китап күргәзмәләре ясыйм да, кызык­сынып, шул бас­маларны яздырып алалар. Әйтәм бит, китапны укучыга күрсәтә, тәкъдим итә белергә генә кирәк,– дип хезмәтендәге серләрне ачып сала Айсылу Әсфир кызы.

Китапханәдә 360 лап кешегә формуляр булдырылган. Билге­ле, аларның барысы да китап фанатлары түгел инде. Ә менә Румия Хисмәтова, Хәтирә Әхмәтшина, Чулпания Фәттахова, Гөлфирә Хисмәтова, Әнәс Кәримов, Илгизәр Фәттахов, Екатерина Гәрәева китапханәгә еш киләләр һәм яңа китапсыз китмиләр икән.

– Сораучылар­га китап сайлау мөмкинлеге бармы соң? Эш шартларыгыз уңайлымы?–дип сора­дым Айсылудан.

– Фондыбызда 11 меңләп китап, газе­та-журналлар бар. Былтыр 200 дән ар­тык яңа китап алдык. Китапханәбез искит­кеч матур, авылдашы­быз Фоат ага Вәлиев ярдәме белән ре­монтланды. Махсус стеллажлар, күргәзмә ясау өчен җиһазлар ку­елды. Компьютер бар, интернетка тоташкан. Шуңа күрә эшләве дә рәхәт, күңелле,–ди ул.

Айсылуның эш- чәнлеге китапханә белән генә чик- ләнми, ул авыл а к т и в и с т л а р ы н ы ң берсе, нинди чара үткәрергә уйласалар, ул сценарийларын яза, оештырыша, ә аннары алып та бара, клубта оештырылган бәйрәм- кичәләрдә катнаша. Әле күптән түгел сай­лау комиссиясе рәисе итеп тә куйганнар үзен. Ә бит Айсылу кызы белән улына әни, иренә тормыш иптәше дә. Гаиләсен кайгыр­тып яшәүче бәхетле хатын да ул. Барысына да өлгерә Айсылу.

– Б е л ә с е з м е , эшемне бик яратам. Китапханә ишеген ачып кергән һәркем туганымдай якын миңа. Китап – иксез- чиксез хыял дәрьясы, төпсез белем чыга­нагы. Кемнедер аның белән дуслаштыра алам икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән,–ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев