Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күкләргә соң шатлык җитми мәллә?

Гөлшат... Гел шат, һәрчак шук-шаян, теркөмеш тамчысы төсле ул, бер тик кенә тормас. Әле нәрсәдер уйлап таба, әле басылып кына китап укып утыра. Нидер исенә төшә дә, чыркылдап көлеп җибәрә... Гөлшатның эче тулы шатлык кына диярсең.

 

 

 

Гаиләнең сөеклесе

Ә ник соң башкача булырга тиеш ди? Аның бит дөньясы түм-түгәрәк: газиз әнкәсе-әтисе янәшәсендә. Урамда маэмайлардан якларга, балалык серләрен уртаклашырга дисәң, абыйсы Ришат бар. Дәү әни белән дәү әтине әйткән дә юк инде. Әбекәе кечкенәдән оныгын башта бала арбасында тирбәтеп, урамда йөртеп үстерде. Хәзер инде гел тәмле ашатырга гына тора, көне буе әле көймак-кабартмасын пешерә, әле кесәсеннән кәнфит я шоколад тартып, Гөлшатка суза.

Бабакае... Анысын Гөлшат бигрәк тә ярата инде, гел куенында я тирәсендә бөтерелә. Дәү әти дә кызчык өчен эреп китәргә әзер, оныгының көнгә йөз тапкыр “Бу ник болай?” дигән сорауларына бер дә иренмичә, сабыр гына аңлатма бирер, җайлап кына тормыш серләрен ачар, өйрәтер... Рәхәт Гөлшатка! Әле берсен кочаклап ала, әле икенчесен, шунда ук кесә телефонына рәсемгә төшереп ала да, Казанга алып китеп карточкалар ясата. Әти-әнисе янына кунакка кайткач, бергәләп рәхәтләнеп карыйлар аларны.

 

“Мин журналист булам!”

...Гөлшат әле беренче генә сыйныфта укый. Укытучы Нурия апасы бөркен әнисен туктаткан да: “Беләсеңме, кызың үскәч кем булырга җыена? “Журналист  булам дип әйтә бит!”–дигән. Гүзәл аптырап калган:

–Кит әле, нинди журналист инде ул, нәселдә булмаганны? Үсеп җитсен әле, без аны табиблыкка укытабыз!

Әмма Гөлшат әйткәненә ирешә торган бала икән. Ул тырышып уку өстенә китаптан өзелми. Татарчаны әйткән дә юк инде, русча күп укый. Татар авылы баласы киләчәктә бу телнең бик тә кирәгәсен аңлый. Аннары, үзенең дә журналист буласы бар бит, димәк, тел байлыгы аны тоемлау, нинди телдә язасың, шул телдә фикерли белү бик мөһим.

–Укымаган китабы калмагандыр. Төн йокламый китап дөньясын гизә. Ачуланып та карыйм, юк, “әни, мин күп белергә тиеш”,–ди кенә җаваплый,–ди әнисе. Үзе дә китапханәче Гүзәл кызының бу теләген хуплый гына, билгеле.

Укыган балада мән бар, белем бар. Гөлшат мәктәптә дә сынатмый, яхшы билгеләр алудан тыш олимпиадаларда, укучыларның фәнни конференцияләрендә катнаша. Иске Чаллы мәктәбенең тугыз сыйныфыннан соң иптәшләре кайсы-кая таралышып бетә, Гөлшат унынчыда берүзе кала. “Мин Матакта укырга телим”,–ди ул якыннарына.

Әмма авыл советын җитәкләгән әтисе Муса:

–Кызым, син китсәң, бала юк дип мәктәпне ябып куярлар,-дигәч, бер ел сыйныфта ялгыз гына укый ул. Алда – соңгы уку елы.

–Әти, әни, мин чыгарылыш кичәсендә берүзем генә буламмы инде? Җибәрегез, зинһар, гимназиягә!–дип ялына кызчык. Җибәрәләр, билгеле, газизләре бит, теләгенә ничек каршы килсеннәр...

Мөгаен, Гөлшатка унберенчедә бөтенләй таныш түгел сыйныфта, мәктәптә укып китүе ансат булмагандыр. Әмма ачык күңелле, акыллы, актив кызны укытучылар да тиз арада күреп ала, малайлар-кызлар да үз итә, дуслаша. Белемле кыз иптәшләренә булыша, төрле чараларны оештыру-үткәрүдә актив катнаша. Кыскасы, мәктәпнең горурлыгына әйләнә, Әле бит кечкенә чагыннан “Йолдызлык” фестивалендә дә конференсье буларак катнашып килә ул, район, зона турларында җиңә, Казан сәхнәсенә күтәрелә!

 

“Бик әйбәт студентка”

Гөлшатның катгый рәвештә журналистиканы сайлавы билгеле булгач, әтисе Муса редакциягә кереп чыкты. Озак сөйләштек. Бу һөнәрне бик азлар үз итә бит, аның өчен аерым бер сәләт булу шарт. Муса бераз аптыраган да: университетта журналистларны бик аз әзерлиләр. Түләүлесе бар, билгеле. Ата-ана моңа да риза, әзер. Әмма шушы һөнәр кызларына канәгатьлек бирерме? Яшерен-батырын түгел – ашлы итәрме? Озак кына сөйләшеп утыргач, мондый фикергә килдек: Ходай биргән сәләтне “Җиргә күмәргә” ярамый, укысын, әмма зуррак курсларда әйбәтләп уйлап тагын берәр юнәлештә белем алыр. Моны гына булдырырлык мөмкинлеге бар аның.

Ниһаять хыялы тормышка ашты Гөлшатның! Ул – Казан федераль университетының Югары журналистика һәм коммуникацияләр мәктәбе студенткасы. Һәрчак белем алуга омтылган кыз өчен чиксез мөмкинлекләр ачыла. Картлар әйтмешли, башын бәрә-бәрә укый, “Казанские ведомости” газетасында, Татарстан радиосында практика үтә, төрле бәйгеләрдә катнаша. Интервью алудан курыкмый, чөнки кешеләр белән аралаша, уртак тел таба белә. Төркемнәре кураторы, кафедра доценты Роман Баканов Гөлшат  турында болай ди:

–Башлап килүче журналист.Ул бик күпне тели. Әмма үз теләкләре турында кычкырып йөрми, алга барырга тырыша. Бик яхшы укый. Дуамал түгел, ул төркемебезнең иң төпле укучысы. Иҗади яктан үсә. Бик күп укый. Аның белән аралашу. Эшләү бик уңай. Һәм өстәп куя: “Гөлшат турында узган заманда сөйлм алмыйм!”

 

Очты җаны күбәләк булып

Әйе, Яңа Чаллы кызы Гөлшат Исхакова турында өстә язганнарым барысы да үткән заманда шул. Гөлшат, балакай, арабызда юк инде. Йолдыз кебек балкып торган, озын зифа буйлы, гаҗәеп матур Гөлшатның гомере гаять кыска булып, унтугыз яшендә кинәт өзелде. Төнге юл, Чаллы белән Үргәгар арасындагы халык теленә “шаукымлы” дип кергән урын, юл читенә очкан машина... Бер җире дә сынмаган, башы гына бәрелгән...

Тулысынча ачылып та өлгермәгән чәчәк бөреседәй кыз баланың җаны фәрештә булып күккә ашсын өчен шул җиткән...

Бала кайгысы – адәм башына төшәсе иң авыры, үзең үлгәнче бер генә минутка да оныттырмыйча бәгерьне телгәләп торасы кайгы. Муса белән Гүзәлгә бик авыр хәзер. Ата кеше, ир кеше әле үзен кулда тотарга тырыша. Хезмәте дә бик җаваплы, гел кеше арасында. “Нишлисең, тормыш дәвам итә, алга таба яшәргә кирәк,”–дип юатырга тырыша ул хатынын, сеңелсез калган улы Ришатны. Ә Гүзәл... аның өчен дөнья мәңгегә яртылаш караңгы.

–Әй, Ләйлә апа, белмисең генә нинди әйбәт иде ул безнең! Әйтеп бетерә торган түгел! Гел безне кайгыртты балам. Ул бит әле уку өстенә эшли дә иде. Җомга эшен бетерә дә, авылга ашыга. Өйдә бөтен эшне эшли, чисталык ярата иде. Үләсе көнне дә мине хастаханәгә алып барды, диспансеризация үтәргә булышты. Табиблар сокланып калды үзенә. Кичен абайсын Матакка илтеп кайтты. Өчәүләп озак кына чәй эчтек. Аннары мин абыйны үзем алып кайтам, диде дә, бүлмәсенә кереп китте. Гитарада уйнап утырды. Ул бер елда өйрәнде моңа. Шигырьләр дә яза иде. минем берәр эшем булса, төн йокламый булыша... Барысына да өлгерергә ашыкты. Булмады гомере баламның. Нишлик? Кайтарып булмый кызымны...–дип өзгәләнә ул.

...Фаҗига булырга берничә көн кала иртән уянып Гөлшат әнисенә төшен сөйли:

–Бүген дәү әти белән дәү әнине күрдем. Шундый матурлар! Кызым, сине бик сагындык, кил безнең янга диләр. Әни, мин дә аларны бик сагындым бит!

Гүзәл кызын ачуланып ташлый, ә Гөлшат көлә генә. Яраткан кешеләрен сагына, билгеле, моның нәрсәсе начар ди?

... “Вконтакте” челтәрендәге хәбәрләрнең соңгысы Гөлшаттан. Чаллы җирлегендә авыл көне булды бу җәйдә. Гөлшат җирлек башлыгы булган әтисенә очынып-очынып булышып йөрде, күп итеп фотога төшерде. Аларны миңа да җибәрде. Кыз бала бәйрәмнең иң кызыклы, үзенчәлекле мизгелләрен тотып алып мәңгеләштергән. Гөлшатның  киләчәген, үзем өчен кадерле булган журналистика белән бәйләп күрәсем килгән иде. чөнки аңарда сәләт тә, теләк тә зур иде. Без әле үзебездән чыккан белемле, акыллы журналист белән горурланасы идек. Акланмады өметләр... Язмаган икән...  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев