Клубларда да, мәчетләрдә дә җылы
Иске Чаллы җирлеге советы ярдәме белән бу җирлеккә кергән өч авылдагы мәчетләргә җылы җибәрелгән. Моның өчен Чистайдан рөхсәт алынган. Һәр мәчетне җылыта башлау якынча 7 мең сумга төшкән. Бу чыгымнарны мәчетләр үзләре күтәргән, билгеле. Шулай ук өч авылда клубларга да җылы килгән. Ә киләсе елда Бибай Чаллысында агач борыстан зурлыгы...
Иске Чаллы җирлеге советы ярдәме белән бу җирлеккә кергән өч авылдагы мәчетләргә җылы җибәрелгән.
Моның өчен Чистайдан рөхсәт алынган. Һәр мәчетне җылыта башлау якынча 7 мең сумга төшкән. Бу чыгымнарны мәчетләр үзләре күтәргән, билгеле. Шулай ук өч авылда клубларга да җылы килгән. Ә киләсе елда Бибай Чаллысында агач борыстан зурлыгы 10х15 метрлы яңа клуб төзеләчәк. Моның өчен хәзерге вакытта җир межалана, документлар әзерләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев