Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көмешкә эчеп агуланалар

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәш тагын да җитдиләнә. Районда сәүдә нокталары аша сатыла торган спиртлы эчемлекләр күләме кимегән. Ә халык каты градуслы эчемлекне аз кулланмый. Бу турыда район башкарма комитетының чираттагы утырышында да җитди сөйләшү булды. Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров китергән дәлилләргә караганда, соңгы вакытта алкогольле эчемлекләрдән зыян...

Ялган аракы сатучыларга каршы көрәш тагын да җитдиләнә.

Районда сәүдә нокталары аша сатыла торган спиртлы эчемлекләр күләме кимегән. Ә халык каты градуслы эчемлекне аз кулланмый. Бу турыда район башкарма комитетының чираттагы утырышында да җитди сөйләшү булды. Район үзәк хастаханәсе табиб-наркологы Марат Назаров китергән дәлилләргә караганда, соңгы вакытта алкогольле эчемлекләрдән зыян күреп хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге өйдә кайнатылган көмешкә сатып алып эчеп агуланганнар. Бүген районда 180 кеше наркология кабинетында исәптә торса, шуларның 144 е алкогольгә бәйлелектән җәфаланучылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин тиешле оешмалар алдына алкогольле продукция әйләнешен җитди контрольгә алу бурычын куйды. Ә полиция хезмәткәрләре ялган аракы белән сәүдә итүчеләргә каршы кискен көрәш җәелдерергә ышандыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев