Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Коммунизм юлы» - 1972: Яшьләр актив, укучылар тырыш

Безнең яшьләр КамАЗда

Безнең яшьләр КамАЗда
Заманыбызның олы төзелешендә – Кама автозаводы гиганты төзүдә катнашуны безнең районыбыз яшьләре дә үзләренең намус эше дип саныйлар. КамАЗ төзелешендә безнең районнан  500 гә якын кеше эшли инде.  Шулардан 62 егет һәм кыз комсомол путевкалары белән киттеләр. Алар арасында производство алдынгылары Николай Кирсанов һәм Александр Михайлов (Базарлы Матак), “Заветы Ильича” колхозыннан бертуган Яһудиналар, “Путь к коммунизму” колхозыннан Наил Шәяхмәтов һәм Ринат Борһанов, “Мир” совхозыннан Гөлфирә Сафина кебек кызлар һәм егетләр күп. КамАЗ еллары аларның комсомол биографиясендә иң якты чор булып калыр.
Й.Зарипов.

 

Укучылар ярдәме
Чиябаш сигезьеллык мәктәбенең VII-VIII класс укучылары сыерлар фермасын шефка алдылар. Комсомоллар фермага килеп сыер савучы апаларына булышалар, сыерларның асларын чистарталар салам кертешәләр. Укучылар Наилә Кәлимуллина, Дания Усманова, Газимә Хәмитова, Рушания Шәйхиева, Гүзәл Усмановалар фермага бик теләп йөриләр һәм өлкәннәргә шактый гына ярдәм күрсәтәләр, эшкә өйрәнәләр. 
И.Хәмитов,
“Трудовик” колхозының комсомол оешмасы секретаре.

 

Кышка хәзерлек
Печән һәм яфрак азык хәзерләү “Алпар” совхозының Татар Мулла авылы бүлекчәсендә кызу темп белән бара. 450 центнер яфрак азык хәзерләргә тиеш булсак, 270 центнер хәзерләнде инде. Печән җыю да оешканлык белән дәвам итә. Кырдан М.Кәримов МТЗ-50 тракторы белән Ф.Борһанов җыйдырган печәнне эскерткә ташый. Бу механизаторлар көнлек норманы арттырып үтиләр. Печән һәм яфрак азык хәзерләүдә авылыбызның яше-карты булыша.
Р.Шәрифуллина, 
бүлекчә бухгалтеры.


Ихтыяҗ үсә
Районыбыз хезмәт ияләренең тормыш, көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра, үсә бара. Элек авыл өйләрендә радиоалгыч булу да бик зур яңалыкка санала иде. Ә хәзерге авыл өендә телевизор, пианино кебек әйберләр дә гадәти күренеш. Мәсәлән, безнең культура товарлары кибетеннән генә дә февраль-март айларында 25 телевизор, 2500 сумлык пластинкалар һәм өч пианино сатылды. Сатып алучылар арасында төрле профессия кешеләре бар: колхозчылар, совхоз эшчеләре, укытучылар, врачлар.
Яшьләр җыр-музыка яраталар һәм күпләп пластинкалар сатып алалар. Җырчылар И.Шакиров, Г.Рәхимкулов, Ф.Кудашева, Әлфия Афзалова, М.Похоменко, М.Могамаев язмалары сатып алучылар күңеленә бик хуш килә һәм күпләп сатып алына.
М.Казакова.

 

Бәйрәм күңелле узды
8 Март кичендә Үргәгар сигезьеллык мәктәбе укытучылар коллективы, авыл яшьләре С. Шакировның “Уракчы кыз” исемле пьесасын сәхнәгә куйдылар. Спектакльдә уйнаган укытучылар К. Гыйльмиева, С.Әһлиуллина, Н.Гыймадиев, С.Мусин чыгышларын кичәгә җыелган кешеләр бик яратып карадылар. 
Н.Хаҗипов.

 

Кисү өстәле эшли
Раймагта кисү өстәле эшли башлады. Сатып алучылар материалларын кибеттә үк кистерә алалар һәм башка кибеттән сатып алганны да тәкьдим итәргә мөмкин. Кисү өстәлендә тәҗрибәле кисүче һәм тегүче Екатерина Вәлиева эшли.
Р. Сибәгатова.

 

Яңа уку елы өчен
Январь аенда ук инде китап кибетенә яңа уку елы өчен китаплар кайта башлады. Беренче кварталда 15 мең сумлык китап кайтарылды һәм районыбыз мәктәпләренә җибәрелде. Мәсәлән, Түбән Әлки, Яңа Салман, Иске Камка, Карамалы, Үргәгар, Иске Әнҗерә, Иске Матак, Чиябаш, Лесозавод, Тахтала мәктәпләре яңа уку елына укучылар өчен кирәкле китаплар алдылар.
Ф.Хәбибуллина.

 

Яшьләр сынатмыйлар
Хезмәт ыгы-зыгысы белән көннең үтеп киткәне сизелми дә кала. Арып-талып фермадан эштән кайткан савымчылар кичләрен авыл клубына күңел ачарга җыелалар. Сәхнәдә җыр яңгырый, яшьләр җилтерәтеп бииләр. Эштәге кебек, алар күңел ачканда да ут уйнаталар. Эш вакытында да фермада җыр авазы, моң тукталып тормый. Бу гадәти дә инде. безнең Татар Борнае савым бригадасында башлыча яшьләр эшлиләр бит. Аларның күбесе күптән түгел генә сигезьеллык мәктәпне тәмамлаган кешеләр. Шуңадыр да инде аларның һәр хәрәкәтеннән яшьлек дәрте бәреп тора.
Әле менә күптән түгел генә терлекчеләрдән Гөлсинә Гатина, Рамилә Закирова, Кадрия Гыйниятова, Исламия Зариповалар район үзешчәннәре смотрында булып кайттылар. Алар анда да сынатмадылар.
С.Сәгыйров,
комсомол комитеты секретаре.

 

Вакытлы матбугатка язылдык
Безнең Йолдыз поселогы 70 тән артык хуҗалыкны берләштерә. Поселок хезмәтчәннәре эштән бушаган сәгатьләрдә газета-журналлар укырга бик яраталар. Менә быел да вакытлы матбугатка подписка ачылу белән йолдызлылар бик теләп газета-ьурналларга языла башладылар. Алар 115 данә газетага, 95 данә журналга язылдылар инде. Поселокта газета-журналларга подписка дәвам итә.
П.Петряков.

 

Тимурчылар
Рәисә белән Румия аерылгысыз дуслар. Алар Чиябаш сигезьеллык мәктәбенең V классында укыйлар. Пионерлар тырышып укулары белән беррәттән, мәктәп тормышында, җәмәгать эшләрендә актив катнашалар. Алар отрядның иң тырыш тимурчылары. Кызлар пенсионер Шәмсебәдәр әби Шәкүрованы шефка алдылар. Алар дәресләр тәмамлангач, әбигә су китерәләр, идән юалар, утын кертәләр. Пионерлар Рәисә Мостафина белән Румия Вәлиева ялгыз карчыкка әнә шулай ярдәм итеп, тимурчылар исемен югары йөртәләр.
С.Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев